16+

Әрекмәннең 7 төрле файдасы

Җәй дару үләннәре, җиләк-җимеш җыеп, кышка әзерләү чоры.

Әрекмәннең 7 төрле файдасы

Җәй дару үләннәре, җиләк-җимеш җыеп, кышка әзерләү чоры.

Бүген сүз кеше организмы өчен бик файдалы үләннәрнең берсе теләсә кайсы бакча буенча үсүче әрекмән хакында барыр.

Әрекмәннең микробларга, ялкынсынуга каршы торуы, сидек һәм үт кудыргыч үзлекләре хакында ишетеп беләсездер, бәлки. Моннан тыш, әрекмән канны чистарта ала һәм иммун системасын нормальләштерә. Әрекмәннән бавырны, бөерләрне, ашказаны асты бизен, эчәклекне һәм үт куыгын төрле чирләрдән дәваларга ярдәм итүче төрле шифалы матдәләр алалар.

Шулай ук әрекмән чәч коелуны җиңәргә булыша. Бу очракта аның тамыры бик файдалы. Чәч коелуга каршы, шулай ук пешкәндә ярдәм итә торган шифалы май әзерләү өчен, әрекмәннең яңа чыккан тамырларын юыгыз, ваклагыз. Алынган массаның дүрт аш кашыгына дүрт стакан су салыгыз, аны кайнатып, куерганчы пешерегез. Кулланыр алдыннан 1:4 исәбендә (әрекмән массасы һәм май) җылытылган атланмай белән кушарга кирәк.

Әрекмән яфракларында С витамины күп булу сәбәпле, алардан ясалган төнәтмә авитаминозга каршы чара буларак кулланыла. Әрекмән яфракларыннан төнәтмәне шулай ук эч катканда һәм гастрит вакытында да кулланалар. Төнәтмә әзерләү өчен, әрекмән яфракларын юыгыз, ваклагыз һәм бер аш кашыгы шул массага кайнап торган бер стакан су салыгыз. Ике сәгать төнәтегез. Төнәтмәне ашаганнан соң көнгә дүрт-алты тапкыр бер аш кашыгы эчәргә кирәк.

Әрекмәннең яшь яфракларын бөер кистасыннан котылырга ярдәм итүче шифалы сок әзерләү өчен файдаланалар. Әрекмән яфракларын юыгыз һәм иттарткыч аша үткәреп, берничә катлам марля белән сөзегез. Чыккан суны суыткычта саклагыз. Көн дәвамында өч тапкыр ашарга ярты сәгать кала берәр аш ашыгы эчәргә. Дәвалану курсы бер ай дәвам итә.

Әрекмәннең үт куыгындагы һәм бөерләрендәге комнан арындыру үзлеге дә бар. Моның өчен тузганак һәм әрекмән тамырларыннан ясалган кайнатмалар кулланалар. Әмма аларның дәвалау үзлекләре ярдәм итсен өчен, ике чараны да бер үк вакытта кабул итәргә кирәк.

Әрекмәннең тамырыннан кайнатма әзерләү өчен берьеллык булганы кирәк. Йөз грамм әрекмән тамыры алыгыз, юыгыз, ваклагыз. Эмальләнгән кәстрүлдә шифалы үләннең тамырларын бер литр суда кайнатып, ярты сәгать буе акрын утта пешерегез. Ул кырык минут эчендә кайнатылырга тиеш. Кайнатманы суытыгыз, сөзегез һәм суыткычта пыяла банкада саклагыз.

Төнәтмәләрне егерме дүрт көн кабул итәргә. Стаканның өчтән бер өлеше тузганак һәм бер аш кашыгы әрекмән төнәтмәләрен кушып, көнгә өч тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәргә киңәш ителә.

Куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала

ФОТО: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading