16+

Бакчачы почмагы: «Айга кырын карама...»

Дүрт циклдан торган: яңа туган, үсүче, тулган , кимүче Айның кеше хиссиятенә генә түгел, үсемлекләр дөньясына, гомумән табигатькә тәэсире зур булуы сер түгел.

Бакчачы почмагы: «Айга кырын карама...»

Дүрт циклдан торган: яңа туган, үсүче, тулган , кимүче Айның кеше хиссиятенә генә түгел, үсемлекләр дөньясына, гомумән табигатькә тәэсире зур булуы сер түгел.

Һәвәскәр бакчачыларга бу циклларның һәркайсының үз миссиясе булуын белеп тору зыян итмәс. 
Әйтик, яңа ай туарга бер көн кала, ул туган көнне һәм аннан соңгы көндә бернинди үсемлек утыртмавың-чәчмәвең, ә үсә торганнарының тамырына, сабакларына кагылмавың хәерле. Әгәр борчысак, бу көннәрдә алар табигатьтән үзләре өчен кирәкле уңай энергияне җыймыйча калачак. 

Үсүче ай – үстерә
Үсүче Ай чорында үсемлекләрнең яшәү көче һәм сутлары әйләнеше (циркуляция), биокырлары активлыгы тамырдан – югарыга, үзәктән – читкә таба юнәлдерелгән була. Әлеге чорда үсемлекләрнең җир өстендәге өлеше бик нык үсеш ала. Үсеп килүче Ай чорында чәчелгән орлыклар биомасса: сабаклар, ботаклар, яфраклар, шулай ук җимешләр үсешенә программалаша. Шунлыктан, әлеге чорда помидор, борыч, баклажан, кыяр, кабак кебек уңышы җир өстендә өлгерүче яшелчәләр, тәмләткеч үләннәр чәчү, җиләкләр, җимеш агачлары утырту, тәрбияләү отышлы. Бу вакыт аралыгы әлеге культураларны күчереп утырту, ботакларын кисү, тамырландыру, төпләрен йомшарту, су сибү, ашлама кертү, чыбыкча ялгау өчен кулай санала. 

Тулган айда кыяр япма
Тулган Айда психик авырулар кискенләшә, тик торганнан күңел тула, сагыш биләп ала, елыйсы килә башлый, хәтта диңгезләр-океаннар тынычсызлана, табигать тулы бер көйсезлек-уңайсызлык кичерә. Ай тулырга бер көн кала, ул тулган көндә һәм аннан соңгы бер тәүлек дәвамында үсемлекләргә орынмавың хәерле. Бары тик чүп үләннәрне юк итәргә, җирне мүлчәләргә, үсемлек төпләренә туфрак өяргә, корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшергә генә ярый. Хуҗабикәләр колагына сер итеп кенә бер яңалык җиткерәм: тулган Айда япкан кыяр, помидор, салат банкаларыгыз кышка сакланмаска, капкачларыгыз “атарга” мөмкин. 

Кимүче ай – ныгыта
Кимүче Ай тамыразыклар чәчү, тәрбияләү өчен уңайлы, чөнки тормыш энергиясе, сутлар югарыдан түбәнгә, сабаклардан тамырларга, ботак очларыннан үзәккә юнәлә. Бу чорда утыртылган яки чәчелгән үсентеләр тамырлар үсешенә программалаша, шунлыктан, шалкан, редис, баш суган, фенхель, тамыр сельдерей, торма, чөгендер, бәрәңге, топинамбур кебек культуралар чирләргә бирешмәячәк, мул уңыш бирәчәк, кышын яхшырак сакланачак. Әлеге чор лалә, нәркис, гладиолус, лилия кебек суганчалы чәчәкләрне, бүлбедән үрчүче чалмабаш, ирис, дәлияләрне утырту, кышка саклау өчен казып алу, артык киңәеп үскән “куак”ларны бүлү кебек эшләрне башкару өчен отышлы. Озакка саклауга куелачак орлыклар, җимешләр, яшелчәләр бу көннәрдә җыеп алынса әйбәт, әлеге чорда киселгән чәчәкләр озаграк саклана. Кайнатмалар ясау, как, яшелчә, җимеш, дару үләннәре, яшел тәмләткечләр  киптерү, кышка консервлар, соклар, салатлар әзерләү өчен дә бер дигән чор бу, чөнки алар бозылмаячак. Ә суны сирәгрәк, азрак сибүең хәерле, чөнки үсемлекнең өске өлеше пассиврак эшләгәнгә, суны озаграк парга әйләндерә. 

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading