16+

Базны томаларга ашыкмагыз!

Әле һава торышы «плюс» тамгасы белән торганда базны кышка яхшылап томаламый торыгыз.

Базны томаларга ашыкмагыз!

Әле һава торышы «плюс» тамгасы белән торганда базны кышка яхшылап томаламый торыгыз.

Югары температураларда бәрәңге һәм тамыразыклар шыта башлый, ә алар белән бергә авыру китереп чыгаручы гөмбәләр дә — шул исәптән фитофтора яралгылары да уяна. Нәтиҗәдә, яшелчәләр тиз чери башларга мөмкин. Урамда тотрыклы тискәре температура урнашкач һәм базның үзендә температура +1°Ска кадәр төшкәч кенә ябарга кирәк. Урта полосада бу гадәттә декабрьдә була.

Яшелчәләрне эшкәртергә кирәк

Уңышны черүдән саклау өчен аны эшкәртергә вакыт бар әле. Бездә махсус чаралар куллану кабул ителмәгән — еш кына көл белән чикләнәләр яки бөтенләй берни дә эшләмиләр. Шул ук вакытта, дөрес профилактика үз хезмәт җимешләрегезне саклап калырга һәм экономияләргә ярдәм итә: яшелчәләргә бәяләр арта, ә алда — ни көтәсен белмәгән. Гөмбәләрдән саклану өчен, аларга каршы катнашмалар сатып алыгыз (куллану алдыннан инструкцияне укыгыз һәм куркынычсызлык чараларын үтәгез). 

Базда температураны ничек контрольдә тотарга 

Саклау шартларын тудыру өчен, базда термометр булсын. Мәсәлән, гадәттә, безнең климатта температура урамда −10°...-20° урнашканда гына, анда +1°Ска кадәр төшә. Баз авызын нәкъ менә шул вакытта томаларга кирәк: бер-ике сәгать эчендә температура +2...+3°ка кадәр күтәреләчәк.

Аны кул астындагы материаллар: иске матрас, пенопласт кисәкләре, поролон белән җылытырга мөмкин. Шуны истә тотыгыз: базда температура +3...+4°Стан югары күтәрелсә, авыру китереп чыгаручы микроорганизмнар һәм черек гөмбәләрнең активлыгы кискен арта — нәкъ менә шуның аркасында продуктлар бозыла, ә тамыразык шыта.

погреб. фото нейро

Вентиляция — коры базның нигезе 

Базда артык дым җыелмасын дисәгез, һичшиксез, вентиляция булдырыгыз. Моның өчен, һава агымы бирә һәм суыра торган (приточная и вытяжная), диаметры 8-10 см булган ике торба кирәк. Агым торбасының аскы өлешен идәннән ярты метр чамасы биеклектә, ә суырткыч торбаны түшәмнең үзендә урнаштыралар. Торбаларны базның диагональ буенча капма-каршы почмакларына урнаштыру яхшырак: шулай итеп һава циркуляциясе максималь нәтиҗәле булачак. Мондый схемадан башка вентиляция начар эшли һәм дым эчтә кала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading