Кара карлыганны узып киткәч, кызылы өчен казылган чокыр янына килеп чыгабыз.
Аның тирәнлеге – 40, киңлеге – 50 см тирәсе. Бу саннар китап кушуы буенча. Әмма карлыган куагы киңрәк урын биләп торачагын искә алып, мин аны 60 см тирәсе итәм. Төбенә барлык агач-куакларга да хас көл, фосфорлы һәм калийлы ашламалар кушып тугланган кара балчык тутырам. Компост, черемә, торф, комнары булган кешеләр аларын да кушып җибәрә ала. Иренмичә, шушылай эшли алсаң, алдагы 2-3 елларда җаның тыныч, һәм үсемлекләр дә ачлыктан интекми. Урын кояшлы, җил йөри торган булса әйбәт. Җир асты суларының якын булуы, күләгәле урыннар, яңгырлы сезон, артык су сибү нәтиҗәсендә яфракларда кызыл таплар барлыкка килә, һәм куак үзен начар хис итә. Бакчагызда известь куллансагыз, кызыл карлыган аны яратмый. Шулай ук калийлы ашламаның хлорлы формасы да аңа якын килмәскә тиеш. Калий сульфаты составындагы күкерт авырулар булмасын өчен дә файдалы.
Безгә бер төп кызыл карлыган җитә. Аның “Ненаглядная” сорты ошый. Ул Белоруссия селекционеры А.Г.Волунов тарафыннан “Чудесная” һәм “Вишневая гибридын” зара серкәләндереп табылган.
Ненаглядная - 1,4 метр тирәсендәге туры утыручы, шактый җыйнак куак. Кышкы суыкларга чыдам. Серкәләндерүче сортларга хаҗәте юк, чөнки 60 процент чәчәкләре үзлегеннән серкәләнә, һәм 6 см озынлыктагы чемдә 8-12 җиләк өлгерә. Алар ачык-кызыл төстә. Уртача өлгерештәге, майның икенче яртысында чәчәк атучы үсемлек. Чәчәкләре саргылт-яшькелт. Димәк, җыйган вакытта буш, кипкән чәчәкләр очратсагыз, алар авыру билгесе түгел, бәлкем, серкәләнеп кенә өлгермәгәннәре. Бер җиләкнең авырлыгы 0,6-0,8 гр. Тәме яхшы. Алар әчкелтем-баллы.
Бу сортның антракноз, ончыл чык һәм сферотека – Америка ончыл чыгы, бөре талпанына каршы торучанлыгы әйбәт. Әйткәнемчә, “яфрак тимгелләнүе” белән авырган очракта, су сибүне туктатып, скор, оксихом, ордан, фундазол кебек препаратлар белән эшкәртергә була. Минем шикелле бер генә төп үстергәндә, озакка киткән яңгырлар вакытында өстенә кул астында нәрсә бар, шуның белән явым-төшем беткәнчегә кадәр каплап тору да файдалы.
Дөресен генә әйткәндә, бу куаклар иң ялкау бакчачыларда да уңыш бирә. Бары тик иртә яз азотлы ашламалар салып төбен йомшартырга, көзен фосфор, калий белән тукландырырга, кар ботакларын басып сындырмасын өчен, бау белән кысып бәйләп кую гына кирәк. Яз көннәрендә сынган, корган ботаклар киселә. Биш яшьтән яшь үрентеләр, җиде яшьтән соң ел саен 1-2 карт ботакны кисеп, яше белән алмаштырып баралар. Очларында чәчәк бөреләре урнашканлыктан, алар кыскартылмый.
Кызыл карлыганның 100 граммында:
Эри торган коры матдә = 10,2-15,4 г,
Шикәр = 6,0-6,6 г,
Кислота (алма, лимон, гарәбә) = 2,11-2,6 г,
“С” витамины = 26,3-30,2 мг,
Антоцианнар = 51,3 мг,
Уртак полифеноллар = 336,5 мг.
Телевизор экраннарында гел: “Теге яшелчәдә, бу җимештә “С” витамины бар”, – дип сөйләп торалар. Ә менә шушы матдәләр арасында иң файдалысы антиоксидант үзлегенә ия – полифенол! Болар кеше тәнендәге күзәнәкләрне ирекле радикаллар тарафыннан зарарланудан саклый. Ирекле радикал – болар парсыз, бер электронлы химик молекулалар. Алар парлы булырга кирәкле электронны кеше күзәнәгеннән ала. Бу эшләр мыштым, яшерен рәвештә бара. Нәтиҗәдә беренче билгеләр: кешеләрнең йөзләре төссезләнеп, алардагы ал төсләр юкка чыга, иреннәр зәңгәрләнә һәм башкалар. Кешенең нерв системасы какшый. Психоз, депрессия... Тора-бара организм хәлсезләнеп, авырулар өчен тере мишеньга әверелә. Ихтимал, рак авыруы кешедә менә шулай, беренче карашка бик гади генә күренгән бер электроннан башланып китәдер.
Мине кызыл карлыган рекламасы белән шөгыльләнә дип әйтмәсеннәр өчен, антиоксидантларның слива, азык чөгендере, кәбестә, баллы борыч, голубика... составында да күп булуын әйтергә тиешмен. Әллә белмичә, әллә ялган сөйләргә һәвәсләрме, ракка каршы кызыл төстәге җиләк-җимеш, яшелчә файдалы дип әйтүчеләр күп. Бу – ялгышу! Укыдыгыз ич, ракны булдырмый калу өчен кызыл, зәңгәр, яшел, сары... төстәгеләре дә файда. Менә шушы җиләк-яшелчәләрне ашап яшәү кеше организмын картаюдан да саклый. Ә пеләшләнеп килүче ирләргә, учлап алып, башларына сытылганчы ышкып кую, хатыннары каршындагы көчсезлекләреннән аларны ашау искиткеч файдалы. Шушыларга өстәп, саф һавадагы хезмәт, яхшы аппетит һәм мөмкин булса, янгыздагы сөйгән якыннарыгызның булуы – сезнең озак, бәхетле яшәвегезнең нигезе. Берничек тә солы, карабодай... боткалары һәм аскорбинка түгел. Чөнки аскорбинка – ул “С” витаминының бер өлеше һәм чама югалганда, бөер, сидек юлларында таш китереп чыгарырга сәләтле. Хушыгыз, киләсе чокыр янында очрашып, күрешеп, сөйләшә башлаганчыга кадәр!
Габдулла Исмәгыйлев
Комментарийлар