Кеше уңайлы аяк киеме, мәсәлән, кроссовкалар кигәндә, аның авырлык үзәге нормада була.
Йөкләнеш тә якынча тигез бүленә: 60 проценты – аякның арткы, 40 проценты – алгы өлешенә. Хәрәкәт иткәндә, йөкләнеш үкчәдән табанның алгы өлешенә күчә.
Кеше биек үкчәле аяк киеме киеп йөргәндә, авырлык үзәге урыныннан күчә. Йөкләнеш үкчәдән китә һәм табанның алгы урта өлешендә локальләшә, бу зонада басымны арттыра.
Беренче чиратта биек үкчәдән тире зыян күрә. Югары басым аркасында ул гиперкератозлар, ягъни сөялләр хасил итеп калыная башлый. Аяк тиресенең болай тыгызлануы кешедә үтә алмаслык авырту тудыра, шул исәптән яссы табанлы уңайлы аяк киеме кигән очракта да.
Моннан тыш, биек үкчәле аяк киеме кию табанның алгы өлешендә авыртулар китереп чыгарырга мөмкин. Моның нәтиҗәләренә бармаклар деформацияләнүе бар. Әгәр дә кеше биек үкчәле аяк киемен сирәк һәм кыска вакыт аралыгында гына киеп йөри икән, деформация турында борчылмаска да була. Әгәр дә даими кия икән инде, башка эш. Ул вакытта хроник ару нәтиҗәсендә, мускуллар кысыла башлый, ә бу үз чиратында, бармакларның деформациясенә китерә.
Хатын-кызларга 7 см га кадәр биеклектәге үкчәле аяк киеме кияргә ярый. Артыгы сәламәтлеккә зыян китерәчәк. Мондый аяк киеменнән нәкъ менә хатын-кыз организмы интегә, чөнки бәйләү аппаратында бик күп нәрсә гормоннар санына бәйле. Алар артканда яки кимегәндә, сеңерләрнең сузылмалылыгы да үзгәрә.
Мондый аяк киеме яратучы хатын-кызларның гәүдәсе билгеле бер хәлгә килә. Әгәр җентекләп карасаң, тезләрнең ярым бөгелгән хәлдә булуын күрергә мөмкин. Оча сөяге бераз алга таба борыла һәм бил бөгелеше арта. Читтән караганда, бу матур күренә. Ләкин мондый аяк киемен озак вакыт киеп йөргәндә умырткаара дискларда киеренкелек арта. Аркада авырту, ә алга таба умырткалык өлкәсендә бүсер яки протрузияләр барлыкка килә, соңыннан бу шактый озак һәм ялыктыргыч дәвалана.
Биек үкчәне ничә сәгать киеп йөрергә ярый? Бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый, барысы да индивидуаль. Көненә ике сәгать биек үкчә киеп йөрү сәламәтлек өчен куркынычсыз диярлек. Ә менә дүрт сәгать инде артык булачак. Күп нәрсә кешенең буена, тән массасына, табанының зурлыгына, шулай ук физик әзерлек дәрәҗәсенә, активлыгына бәйле. Әгәр хатын-кызның йомшак тукымалар белән проблемалары булмаса, спорт белән шөгыльләнә икән, вакыты белән биек үкчәле аяк киеме кия аласыз. Моннан тыш, бармакларның геометриясен дә исәпкә алырга кирәк, ул бит һәркемдә төрле. Кемнеңдер беренче бармагы озын, ә кемнеңдер икенче яки өченче бармагы. Әгәр беренче бармак озын булса, үкчәле аяк киеме кию өчен зур проблема. Бу кан басымын күтәрергә мөмкин.
Фото: https://ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар