Урамнан алып кергән букетны шундук суга утыртмагыз. Аңа балконда 30 минут булса да яткызырга кирәк. Аннары бүлмәгә алып керегез һәм иң салкынча урында (батарея янында түгел, плитә янында түгел) чәчәкләрне тагын ярты сәгать тотыгыз. Шуннан соң гына чәчәкләрне вазага куярга була.
Кибеттә әле күптән түгел генә киселгән булса да, сабак очларын кисегез. Сез 5 мм гына да кисеп ала аласыз, озынлыгы мөһим түгел. Чәчәкләр су белән оптималь туена алсын өчен, суга яңа киселгән сабак эләгергә тиеш.
Биек вазаларны сайлагыз. Аларга суны сабак уртасына кадәр салырга кирәк. Тәбәнәк һәм киң вазалар, гадәттә, ботакларның тизрәк сусызлануына китерә. Үтәкүренмәле вазаларга өстенлек бирегез — аларда сез шундук суның кимүен яки болганчыклануын күрәсез.
Вазага су салыр алдыннан аны савыт-саба юа торган сыекча белән юыгыз яки марганцовка эремәсе белән чайкатыгыз. Бу микробларның үрчүен киметәчәк, димәк, сабаклар озаграк бозылмаячак.
Чәчәкләрнең таҗ яфраклары суга кагылмаслык булырга тиеш. Югыйсә алар бик тиз чери башлаячак. Вазага бер тамчы өй өчен дезинфекцияләүче химия өстәргә була. Мәсәлән, сез сантехника юа торган химик маддә. Бу вариант күпләргә сәер тоела. Әмма чәчәкләр өчен зарарсызландыручы чаралар нәкъ шулай эшли. Алар сыек хәлдә яки порошок, гранулаларда була. Әгәр сез аны кулланасыз икән, суны тәүлегенә бер генә тапкыр түгел, ә 2-3 көнгә бер тапкыр алыштырырга кирәк.
Вазаны тәрәзә төбеннән һәм батарея яныннан алыгыз. Анда да чәчәкләргә начар булачак. Батарея янында алар эсселек һәм корылык аркасында бер тәүлек эчендә сулачак. Тәрәзә төбендә дә аларны стресс көтә. Анда җил исәргә мөмкин, ә аста батарея җылытачак. Аларны өстәлгә яки карават яны тумбочкасына куегыз.
Сабактагы барлык яфракларны һәм бәбәкләрне сындырырга ктиңәш ителә. Әгәр алар суда булса, ботак тизрәк черер, ә су пычраныр. Чери башлаган ботак инде чәчәкне дым белән тәэмин итә алмый.
Вазага бер кашык аракы, спирт яки бер-ике төймә аспирин өстәргә була. Бу бәхәсле методлар. Аларның асылы шул ук зарарсызлануда. Өйдә йорт хайваннары булса, болай эшләү куркыныч — алар очраклы рәвештә вазадан су эчәргә мөмкин. Чәчәкләр өчен булган махсус химик препаратларга өстенлек бирегез.
Комментарийлар