16+

Букетны озак саклауның 5 сере

Соңгы елларда махсус тартмаларда урнаштырылган чәчәк композицияләре актуаль.

Букетны озак саклауның 5 сере

Соңгы елларда махсус тартмаларда урнаштырылган чәчәк композицияләре актуаль.

Ирләр мондый композицияләрне бүләк итәргә уңайлы булган өчен сайлый. Өстәвенә, карап торырга да матур.  

Кайберәүләр мондый чәчәкләр тиз сула, дигән фикердә. Флористлар исә киресенчә, чәчәкләр кыска булгач, суны да тизрәк эчә һәм шул сәбәпле, чәчәкләр озак саклана, ди. Иң мөһиме гөлләмәгә урнаштырганчы чәчәкнең иске булмавы.  

Композициядәге чәчәкләр махсус оазис дигән губкага урнаштырыла. Ике көнгә бер тапкыр оазис уртасына аз-азлап су салып тору җитә.  
Букетны суга утыртканчы аның тышына игътибар итегез. Кайберләре транспортировка өчен генә кулланыла. Ә декорация өчен кулланыла торган кәгазьләрне калдырырга киңәш ителә. Ул кәгазьләр букетның матурлыгы саклап кына калмый, ә чәчәкләрне җилдән, температура тирбәлешләреннән саклый торган мөһит тудыра. Шул рәвешле, чәчәкләр озаграк яши.  

Букетны бүләк итеп бүләк итеп алганнан соң чәчәкләрнең аскы өлешен кисеп, салкынча сулы вазага утыртырга.  

Чәчәкләр җил йөри торган урынны яратмый. Шулай ук җылылык батареясы янына да чәчәкләрне куярга киңәш ителми. Җиләк-җимеш, бигрәк тә алма белән янәшә кую чәчәк букетының тиз шиңүенә китерә. Чөнки алма күзәнәкләрне тизрәк картайта торган газ бүлеп чыгара.  

Чәчәк утырткан суны көн саен алмаштырырга онытмагыз. Әгәр дә букетның гомерен озынайту максатыннан суга кризал салсагыз, аны даими рәвештә кулланырга кирәк булачак. Суны алмаштырганда вазаны әйбәтләп, хлор белән юыгыз. Бу аңардагы бактерияләрне үтерергә ярдәм итәчәк.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading