Ак чәчләре күренә башлаган үсмерләрне дә, башында бер генә ак чәче дә булмаган урта яшьтәге ханымнар, ир-атлар да аз түгел арабызда. Бу процесска экология дә, туклану, яшәү рәвеше дә йогынты ясамый диярлек. Белгечләр искәртүенчә, төп “гаеп” - геннарда һәм стресста. Кеше кискен рәвештә стресс кичерү бер мизгелдә чәчләр агаруга китерергә мөмкин.
Тарихта бер мисал бар. Дәүләткә хыянәт иткән өчен хөкем ителгән һәм җәзага тартылган Франция королевасы Мария-Антуанеттаның чәчләре бер төн эчендә агарып чыккан.
Шуңа күрә, һичшиксез, артык стресслардан качарга тырышырга кирәк. Чал чәчне йолкып алуның файдасы юк. Ә менә буярга мөмкин, ләкин чәч өчен профессиональ буяулар кулланырга кирәк. Юкса баш тиресенә зыян килүе, дерматит килеп чыгуы бар.
Комментарийлар