16+

Чит илгә барганда нинди валюта алырга?

Чит илгә ялга җыенганда, үзегез белән нинди акча алырга, дигән сорау еш туа. Һәр илнең үз акча берәмлеге.

Чит илгә барганда нинди валюта алырга?

Чит илгә ялга җыенганда, үзегез белән нинди акча алырга, дигән сорау еш туа. Һәр илнең үз акча берәмлеге.

Өстәвенә, чит илдә туристлар акча алыштырганда алдаулары да бар. Әгәр Таиландка барырга ниятлисез икән, үзегез белән долларлар алыгыз. Купюра 100 доллардан да ким булмасын. Чөнки ваграк акчаны бик зур комиссияләр белән алыштыралар.

Мисырга барганда шулай ук доллар алырга киңәш ителә. Әмма кайбер кафеларда фунтлар белән дә түләргә мөмкин. Шуңа күп булмаган күләмдә әлеге акча бердәмлеген дә үзегез белән алырга була.

Европага сәяхәткә җыенсагыз, евролар алыгыз. Доллар алган очракта, конвенциядә күп акча югалтачаксыз.

Төркиянең кунакханәләре, зур кибетләрендә доллар белән түли аласыз. Ә кафе, базар, такси өчен лирлап алу отышлы.

Япониягә доллар алып барыгыз һәм анда йеннарга алмаштырыгыз. Ялыгызның азагында артык калган йеннарны кире алып чыгарга ярамый. Барысын да тотып бетерегез.

деньги. фото ти

Мальдив утрауларына җыенсагыз, доллар да, евро да алырга була.

Гарәп Әмирлекләренә юл тотсагыз, доллар алыгыз. Дирхам буенча курс аларда ныклы һәм беркетелгән. Евроны күрсәтмәү хәерле. Сезнең өчен кулай курс белән алмаштырмаячаклар.

Кытайга барганда юаньга алмаштыру өчен долларлар алырга киңәш ителә. Гадәти кибетләрдә доллар белән түләү тыелган. Шуңа да килгәч үк кунакханәдә яисә банкта юань алырга тырышыгыз.

Вьетнамда долларның көндәшләре юк. Аларны догага банкларда яисә, ничек кенә сәер яңгырамасын, зәркән кибетләрендә алмаштырырга була.

P. S. РФ кануннары нигезендә, илдән 10 мең доллардан да күбрәк акча белән чит илгә чыгарга ярамый.

Азиядә иске долларны яраксызга чыгаралар. Шуңа да 2013 елдан соң бастырылган "зәңгәр" банкнотларны алырга тырышыгыз. 2006 елга кадәр бастырылган вак акчаны сездән бөтенләй дә кабул итмәскә мөмкиннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading