16+

«Кайтыр урын» (хикәянең икенче өлеше)

Сәлим палатада ята иде. Йөзе ябык, битләре сулыгып калган.

«Кайтыр урын» (хикәянең икенче өлеше)

Сәлим палатада ята иде. Йөзе ябык, битләре сулыгып калган.

Башы: Кайтыр урын (Хикәя)

Аягына җитди зыян килгән. Сәлимә кергәч, ул елмаерга тырышты.

— Зыян юк бит, ничә чакрым юл үтеп нигә килергә иде? Ничек керткәннәр сезне? Сәлимә аның янына килеп утырды да кулын тотты. Куллары җылы иде.

— Мин синең кайтуыңны көттем, Сәлим. Исән дигән хәбәреңне генә түгел, үзеңне көттем.

— Исән бит, - диде Сәлим.

— Әмма син безнең янда түгелсең.

Сәлимнең елмаюы акрын гына югалды. Ул тәрәзәгә карады.

— Беләсеңме, анда төннәр бик озын һәм дөм караңгы. Күзеңне йомарга курыккан чаклар да бар. Кемдер шаяра, кемдер дәшми генә утыра. Ә синең башыңда бер генә уй: исән калсам, өйгә кайтачакмын. Күпме хыял чынга ашмаган әле… Ул туктап калды.

— Ә бит уйласаң, минем кайтыр нигезем дә юк. Әни дә, әти дә юк. Балалар йорты гына иде.

палата. фотро ти

Сәлимә аның кулын кысты: — Без бар бит.

Сәлим күзләрен йомды: — Әйе. Сез бар.

Ул моны әйткәндә тавышы калтырап китте.

— Гомер буе үземне беркемгә дә кирәк түгел кебек хис иттем. Ә сез мине көттегез. Мин кайтсам, ишек ачылачак, өстәлдә кайнар аш булачак, Кәрим тагын берәр көлке сүз әйтәчәк, Сания хәлемне сорашачак дип уйладым. Кайвакыт шушы уйлар гына көч бирде.

Сәлимә җавап бирмәде. Аның кулын гына сыйпап утырды.

Сәлимнең яралары акрын төзәлде. Әмма кайбер төннәрдә ул кинәт уянып китә дә тәрәзәгә карап озак утыра иде. Сәлимә аңа сораулар бирмәде. Су салып бирә, янына килеп утыра, кайчак кулына гына кагыла иде.

Бер төнне Сәлим үзе сөйләшә башлады.

— Бер вакыйга һич исемнән чыкмый.

Ул Бахмут якларында җирле халыкны куркыныч урыннан эвакуацияләүләре турында сөйли башлады. Урамнарда атыш башланырга мөмкин иде. Алар кешеләрне подваллардан чыгардылар, эчтә беркем калмаганмы дип тикшерделәр.

Барысы да чыккан кебек иде. Шулчак тепловизор экранында тагын бер кечкенә җан иясе күренде.

— Башта эттер дип уйладым, - диде Сәлим. - Чакырам, җавап юк. Аннары русча сөйләшә башладым: «Курыкма, мин сиңа начарлык эшләмим. Сине коткарырга килдем. Әйдә, чык, монда калу куркыныч», - дим. Ә ул һаман дәшми.

— Курыккандыр инде, - диде Сәлимә.

— Бик курыккандыр. Ахырда җиде-сигез яшьләр тирәсендәге кыз бала булып чыкты. Шундый ябык, ачлыктан хәлсезләнгән. Күргәч, йөрәгем кысылып куйды. «Әйдә, мин сине алып чыгам. Муеныма нык итеп ябыш, хәзер йөгерәбез», - дидем.

война. фото ти

Сәлимнең бармаклары катып калды.

— Кыз муеныма ябышты. Мин аны күкрәгемә кыстым да йөгердем. Атыш туктамады. Артыңа борылып карарга да, туктап сулыш алырга да ярамый. Бер генә уй: баланы исән-сау алып чыгарга кирәк. Ул кечкенә куллары белән муеныма шулкадәр нык ябышкан иде…

Сәлимә аның кулын каплады.

— Аннары?

— Куркынычсызрак урынга чыккач, җиргә төшәргә куштым. Ә ул җибәрми. Муеныма тагын да ныграк сарылды да елый башлады. «Курыкма, хәзер кешеләр янына барабыз. Сине монда калдырмыйбыз», - дип тынычландырам. Ә ул мине җибәрми дә җибәрми.

Сәлим күзләрен йомды. Ул янә шул караңгы подвалда, атыш тавышлары яңгыраган урамнарда калгандай булды.

— Соңыннан әти-әнисенең үлгәнен белдек. Күпме вакыт ашамыйча утырган булгандыр, мескен бала. Ә иң йөрәкне өзгәне нәрсә булганын беләсеңме?

Сәлимә башын чайкады.

— Беренче булып миннән: «Как у тебя позывной?» - дип сорады. Күз алдына китерәсеңме? Җиде-сигез яшьлек бала! Башка балалар уенчык, әкият турында уйлаган вакытта, ул позывнойларны белергә мәҗбүр булган. Анда балалар да бик иртә олыгая, Сәлимә. Бик иртә…

война. фото ти

Бүлмәдә тынлык урнашты.

— Ә аннары? - дип пышылдады Сәлимә.

— Киткәндә: «Я буду тебя ждать», - дип калды.

Сәлимнең тавышы калтырап китте.

— Минем белән кабат очрашырга теләгәнгәме, әллә мине үзен коткарган кеше итеп хәтерендә сакларгамы белмим. Тик шул сүзләр һаман колагымда яңгырый. «Мин сине көтәчәкмен...» Кечкенә бала бит ул. Аңа тыныч тормыш, җылы өй, әкият укып йоклатырдай кеше кирәк. Ә ул ут эчендә үскән.

Сәлимә күз яшьләрен сөртте.

— Кайда икән ул бала? Без дә ятим үстек бит. Аны үзебезгә алып кайтып, бөтен кайгыларыннан саклыйсы иде…

Сәлим башын чайкады.

— Теләк кенә җитми, Сәлимә. Баланың иминлеген кайгыртырга, аны тиешле кешеләргә тапшырырга кирәк иде. Без ул вакытта шуны эшләдек.

Ул бераз тын торды.

— Беләсеңме, мин дә озак уйландым. Әни дә, әти дә юк. Туган йорт та булмады. Исән калсам да, мине кем көтә инде, дип уйлый идем.

Сәлимә аның кулын ике учы белән кысты.

— Без бар бит, Сәлим. Кәрим бар, Сания бар. Мин бар.

— Әйе, - диде ул акрын гына. - Сез бар.

— Ә теге кызны да кемдер көтәдер. Бәлки, беркөнне ул да курыкмыйча йоклый алыр. Синең аны коткаруыңны искә төшереп, тормышның әле яхшы кешеләргә дә бай булуын аңлар.

Сәлим Сәлимәгә карады. Аның күзләрендә күптән күрмәгән җылылык бар иде.

— Син һәрвакыт башкаларга өмет таба беләсең.

— Чөнки үзем дә өмет көтеп үстем, - диде Сәлимә.

плата. фото ти

Сәлим туган якка көзнең соңгы көннәрендә кайтты. Берничә операция кичергән, аягына пластина куелган ир Сәлимә яшәгән фатирга акрын гына аксаклап килеп керде. Кәрим ишек төбендә каршы алды, Сания өстәлгә кайнар аш куйды. Сәлимә өчпочмак пешерде.

Өйдә кеше күп булса да, беркем артык сөйләмәде. Сәлимгә тынычлык кирәклеген барысы да аңлый иде. Ул ишек төбендә озак басып торды.

 –  Нәрсә булды? - дип сорады Сәлимә.

— Туган якның исе башкача икән.

Сәлимә елмайды.

— Өйнең исе шул ук. Син генә күптән кайтмадың.

Сәлим аңа карады.

— Син дә үзгәргәнсең.

— Мин көттем бит.

Сәлим җавап бирмәде. Ул Сәлимә янына килеп, аны кочаклап алды. Кочагы элеккечә ныклы түгел иде. Ләкин Сәлимәгә шул да җитә иде.

Ашап утырганда Кәрим балачактагы бер вакыйганы искә төшерде. Тәрбиячеләре бервакыт балаларга хыялларын сөйләргә кушкан булган.

Кәрим очучы булырга теләгән, Сания табиб, Сәлим зур йорт төзергә хыялланган.

— Ә син, Сәлимә, нәрсә дигән идең? - дип сорады Кәрим.

Сәлимә елмайды.

девшка. фото нейро
ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде

— Минем үз гаиләм булсын, дигән идем.

Өстәл артында тынлык урнашты. Сәлим аңа карап торды.

— Булыр, Сәлимә. Безнең гаиләбез бар бит инде.

— Беләм, - диде ул. - Тик мин кайчак үземнең дә кем өчендер иң якын кеше буласым килә.

Сәлим башын аска иде. Кәрим белән Сания бер-берсенә караштылар да сүзгә кушылмадылар. Сәлим өстәлдәге чынаякка карап утырды. Аннары акрын гына сөйләп китте:

— Мин анда бик күп нәрсәне аңладым. Кеше тормышында нәрсә мөһим икәнен.

— Нәрсә соң? - дип сорады Сәлимә.

— Кайтыр урының булу. Сине көткән кешең булу.

Сәлимә аның кулын тотты.

— Мин синең кайтуыңны гына көтмәдем, Сәлим. Мин сине көттем.

Сәлимнең күзләре дымланды. Ул башын иеп, аның кулына маңгаен куйды.

— Мин гомерем буе берәр кешенең мине шулай көтүен теләдем.

Сәлимә аның чәчләреннән сыйпады.

— Хәзер син ялгыз түгел.

Сәлим аның кулын кысты. Бу сүзләргә ул җавап бирмәде. Әмма беренче тапкыр үзен берәр кешегә кирәкле итеп хис итте.

Яз җиткәч, алар балалар йортына бардылар. Иске бина үзгәргән, тәрәзәләре яңартылган, ишегалдында яшь агачлар үсеп утыра иде. Ишек төбендә кечкенә генә малай басып тора. Башын иеп, аягы белән җир тырный. Кулында иске уенчык.
Сәлим туктап калды.

— Нәрсә булды, энем? - дип сорады ул.

Малай башын күтәрмәде.

— Минем белән беркем дә уйнамый.

Сәлим аның янына чүгәләде.

— Исемең ничек?

— Булат.

— Мин Сәлим. Менә Сәлимә. Без дә монда үскән идек.

Малай аңа шикләнеп карады.

— Сезнең әниегез бармы?

Сәлим бераз уйлап торды.

— Башта юк иде. Аннары бер-беребез булдык.

Малай бу сүзләрне аңладымы, юкмы билгесез. Тик ул уенчыгын кулыннан төшерде дә Сәлимгә таба үрелде. Сәлим аны күтәреп алды. Булат аның муенына сарылды. Сәлим бер мизгелгә тынып калды. Ул Бахмуттагы кыз баланы исенә төшерде. Куркудан аны җибәрмәгән кечкенә кулларны, колагында һаман яңгыраган сүзләрне хәтерләде.

«Я буду тебя ждать».

Ул вакытта бер баланы ут эчендәге җирдән алып чыккан иде. Ә хәзер икенче бер бала аның кочагында тора. Аның өчен монда атыш тавышлары юк, ләкин ялгызлык бар. Курку бар. Үзен беркемгә дә кирәк түгел дип уйлау бар. Сәлим Булатны җиргә төшерде дә кулыннан тотты.

— Без синең янга тагын килербез, яме, - диде ул. - Килештекме?

— Килештек, — дип җавап бирде малай.

— Син нәрсә белән уйнарга яратасың? - дип сорады Сәлимә.

Булат башта җавап бирмәде. Аннары кулындагы иске уенчыкка карады.

— Машиналар белән

— Алайса, киләсе юлы бергә машина ясарбыз, - диде Сәлим. - Ярыймы?
Малайның йөзе яктырып китте. Балалар йортыннан чыгар алдыннан Сәлим тәрбиячеләрнең берсе белән сөйләште. Булатның хәле, нәрсәләр белән кызыксынуы, аңа нинди ярдәм кирәклеге турында сорашты. Алар кабат килергә, балаларга ярдәм итү юлларын бергәләп уйларга сүз куештылар. Урамга чыккач, Сәлим Сәлимәгә борылды.

— Сәлимә, минем бер теләгем бар.

— Нинди?

— Үзебезнең йортны балалар көтә торган йорт итсәк иде. Кайтып керергә кешесе булмаганнарга да ишегебез ачык булсын.

Сәлимә аңа карады.

— Бу зур эш бит, Сәлим.

— Беләм. Барысын да бер көндә эшләп булмас. Башта Булат янына килеп йөрербез. Аннары тагын кемгә ярдәм кирәк — шуны карарбыз. Балаларга ярдәм итүнең юлларын өйрәнербез. Бәлки, беркөнне үзебезнең дә чын гаилә корырга мөмкинлегебез булыр.

Сәлимә аның кулын алды.

— Алайса, башлыйк.

Алар юлдан акрын гына атладылар. Сәлим аксый иде, Сәлимә аның адымын көйләде. Алда язгы кояш җылыта, агач ботакларында бөреләр ачыла башлаган иде. Сәлим туктап, балалар йортына таба борылып карады. Кайчандыр ул бу ишектән чыгып киткәндә, аны беркем дә көтмәс дип уйлаган иде. Хәзер исә кайтыр урыны барлыгын белә. Һәм беркөнне, бәлки, башка бер бала да үзен кирәксез итеп хис итмәс. Чөнки, кайчак кешегә бөтен дөнья түгел, аңа бер генә ачык ишек, бер генә җылы кул һәм: «Мин сине көтәм», — дигән бер генә кеше кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading