16+

Эксперт фитофтора турындагы мифларга ачыклык кертте

Бакчачыларның иң төп бер дошманы — фитофтора.

Эксперт фитофтора турындагы мифларга ачыклык кертте

Бакчачыларның иң төп бер дошманы — фитофтора.

Авыруның беренче билгеләре күренүгә үк үсемлекне саклап калып буламы, авыру йогышлы туфракта гына барлыкка килә дигән сүз дөресме һәм башка популяр сорауларга Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институтының биотөрлелекне өйрәнү буенча укыту-җитештерү үзәге мөдире Нияз Сәлахов ачыклык кертә. Бу хакта КФУның матбугат үзәге хәбәр итә. 

Фитофтора — страменопилалар дип аталган гөмбәгә охшаш организмнар китереп чыгара торган үсемлек авыруы. Авыруның үзенчәлекле билгесе — үзенчәлекле көрән таплар.

Беренче миф

Үсемлекләрне авыруның беренче билгеләрендә үк дәваларга мөмкин. «Һәрвакыт түгел. Дәваларга мөмкин, әгәр таплар аскы яфракларда булса гына. Әгәр сабакларда һәм җимешләрдә булса — үсемлекне юкка чыгарырга кирәк», — ди эксперт. 

фото татар информ помидоры

Икенче миф

Авыру йогышланган туфракта гына барлыкка килә. «Фитофтора туфракта яши, ләкин пычрак аша гына түгел, һава һәм яңгыр белән тарала». Шул ук вакытта дымлылык югары булганда инфекция тизрәк тарала башлый. 

Өченче миф

Йод авыруга каршы нәтиҗәле халык чарасы булып тора. Белгеч аңлатканча, йод, сөт, кефир һәм башкалар профилактика максатыннан гына хезмәт итә ала.  «Авыру үсемлекне алар белән дәвалап булмый», — ди Наил Сәлахов. Биопрепаратлар башлангыч стадияләрдә ярдәм итә: алар нигезендә патогенны басып торучы файдалы микроорганизмнар ята. Авыруның актив таралуы вакытында химик фунгицидларны кулланырга кирәк.

фото татар информ помидоры

Дүртенче миф

Фитофтора бер сезон «яши». Авыру «уңайсыз чорларны» кичерә һәм алдагы сезоннарда участокка кире «кайта» ала. Тикшеренүче сүзләренчә, страменопилалар споралары өч-дүрт ел яши. Алар үсемлек калдыкларында, мәсәлән, сабакта һәм яфракларда, бүлбеләрдә, туфракта сакланып кала һәм туфракта яңа инфекция чыганагы булып торалар. 
«Үсемлекләрнең калган барлык өлешләрен көз көне җыештырырга һәм яндырырга кирәк», — ди Сәлахов. 

Пасленчалар семьялыгына кергән культураларны бер урында берничә ел рәттән утыртырга киңәш ителми. Авыру споралары шулай ук теплицаларда һәм хәтта инвентарьда да булырга мөмкин. Шуңа күрә дезинфекция үткәрергә кирәк.

фото татар информ помидоры

Бишенче миф

Фитофтора — помидор авыруы.«Юк, помидор гына түгел. Барлык пасленчалар, мәсәлән, бәрәңге, баклажан һәм кайбер декоратив чәчәкләр авыруы. Инфекциянең барлыкка килүенең төп сәбәпләре: җилләтүгә комачаулый торган куе яфраклар, үсемлекнең иммунитеты начар булу һәм һавада дым һәм споралар белән даими контакт булу», — ди биолог.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading