16+

«Ак барс» ка бәхет елмаймады...

Бүген республикабыз командасы үз бозында Магнитогорск өлкәсенең «Металлург» хоккей командасына каршы көч сынашты.

«Ак барс» ка бәхет елмаймады...

Бүген республикабыз командасы үз бозында Магнитогорск өлкәсенең «Металлург» хоккей командасына каршы көч сынашты.

Уен бик актив башланып китте. Беренче алка озак көттермәде. Исәпне 20 секунд узуга, "Ак барс"  уенчысы Семен Терехов  ачты.(Бу аның 4 уенга 3 нче алкасы).

Көндәшләр дә тиз арада гына исәпне тигезләп куйдылар. Азчылыкта уйнауларына карамастан, "Ак барс"сакчысы-Митч Миллер ялгышлыгыннан соң, "Металлург" уенчысы, татар егете - Руслан Исхаков исәпне 1:1 ясады.

Җиңдек дигәндә генә

2 периодта үзгәрешләр булмады. З нче 20 минутлыкның  яртысында исәп үзгәрмәде, 10 минут узгач кына, Кирилл Семеновның әкәмәт пасыннан соң, Артем Галимов исәпне "Ак Барс" файдасына 2:1 ясады.

Инде Казан командасы җиңде дигәндә генә (көндәшләр капкачыларын 6нчы уенчыга  алмаштырып 10  секунд калгач, исәпне Дмитрий Силантьев тигезләде). Өстәмә 5 минутлык та командалар бер-ике яхшы һөҗүм белән алмаштылар, тик алка кертә алмадылар. Буллитлар сериясендә исә "Металлург" командасы көчлерәк булып чыкты.

Хоккей. Фото : ТИ

Буллит хәл итте

Уен 2:3 (Б) исәбе белән "Металлург файдасына тәмамланды.  ( Бу "Ак барс" ның шушы сезонда беренче  тапкыр җиңелүе)

Хәзер исә "Ак Барс" 7 очко белән 1че урында, ә "Металлург" 6 очко белән 2че урында бара.

Казан командасы өйдә уйнау сериясен (4 уеннан 3 сен җиңеп) тәмамлады. Киләсе уенны ул 14 сентябрьда кунакта Түбән Новгород өлкәсенең "Торпедо" командасына каршы үткәрәчәк. Уен "Волга арена"да 19:35 сәгатьтә.

 Искәндәр Зиннуров

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading