16+

Февральдә нәрсә чәчәргә?

Бакчачылар өчен сөенечле хәл: ниһаять, чәчү сезоны килеп җитте.

Февральдә нәрсә чәчәргә?

Бакчачылар өчен сөенечле хәл: ниһаять, чәчү сезоны килеп җитте.

Узган җәйдә үз бакчабызда үскән яшелчәләрдән җыеп киптереп куйган орлыкларының тишелешен сынап карадык, сәүдә үзәкләреннән яңа сортлыларын сатып алдык. 

Бәяләре бик нык кыйммәтләнсә дә, орлыкларны, бакчабызны корткычлардан, чирләрдән саклау өчен кирәкле составларны, төрледән-төрле биологик препаратларны, ашламаларны арба тутырып җыймыйча булмый. Юкса, җәй буе тир түгеп эшләүнең нәтиҗәсе әйбәт булмаячагы көн кебек ачык.  
Февральнең беренче яртысында, вегетация срогы галәмәт озын булган культураларны: порей, эксибишен суганнарын, брюссель кәбестәсен, каен, бакча җиләген, яфрак, сабак, тамыр сельдерейны, бегония, яран, петуния, лобелия чәчәкләрен, әче, баллы борычны, баклажанны чәчеп өлгерергә кирәк. 
Айның икенче яртысында, физалиска чират җитә.

Шәхсән үзем, орлыкларны биостимуляторда җебетеп, тишелешен тизләтүгә өстенлек бирәм. 1 стакан җылымса суга 1 бал калагы тоз салып болгатып, орлыкларны шул составта 15 минут чамасы тотып, савыт төбенә баткан тукларын гына аерып алам. Кран астындагы агым суда чайкатам. Шактый куе марганцовка эремәсендә 20-30 минут чамасы зарарсызландыргач, бер тәүлек Энерген биостимуляторында җебетеп-тукландырып чәчәм. Бик тиз шытым бирәләр. Рассадам чирләми, караякка бирешми. Үсентеләр әйбәт старт алып, җиңел генә үсеп китәләр. 

Чермә, биогумус, торф, ярмалы кара туфракны үзара катнаштырып, көздән әзерләп, гаражга кайтарып куябыз.Ул анда шыкраеп ката, корткычлары үлә. Өйгә алып кергәч, эретеп, вермикутит, перлит, салып көл болгатып, суперфосфат өстәп. утырту өчен субстратны алдан әзерләп куям. Фитоспоринлы җылымса су сибеп, гөмбәчекләрен юкка чыгару өчен, берничә көн  тотам. Бик вак чәчәк, җиләк орлыкларын, субстратлы савытларның өстенә кар тутырып, шуның өстенә генә сибеп җибәрәм. Орлыкларны сипкәч, пленка каплап куям.

Аларны торфлы таблеткаларга чәчеп, махсус “проращиватель” эчендә үстерергә уңайлы. Ламинат астына җәеп калдыра торган, калынлыгы 2 см лы йомшак синтетик материалны12-15 см киңлектә, 1-1,3 метр озынлыкта кисеп алып, түгәрәкләп төреп ясалган, өстенә 2 см чамасы субстрат түшәлгән “әкәм-төкәмнәргә” ачы, баллы борыч орлыкларын, 1,5 см тирәнлеккә, араларын 2-3 см калдырып тезеп чыгам. Төргәкләрне резинка белән ике җирдән эләктереп, майонез савытларына утыртып куеп, әйбәтләп су сибеп, өсләренә үтә күренмәле пакет кидерәм. Җылы урында шытымнар тиз арада пәйда була. Сельдерейлар белән суганнарны торттан бушаган тирән контейнерларга чәчү уңайлы. Аларны өйдә үстергәндә берәмләп күчереп утыртып матавыкланмыйм, орлыкларын савытларга сирәгрәк итеп чәчәм. Физалис рассадасы томатныкы кебек үстерелә. Баллы борычларны, баклажаннарны бүрттереп, борынлатып, һәркайсын аерым стаканга чәчеп үстерү отышлырак. Кышын үсемлекләрне фитолампа астында тотарга туры килә. 

Хәмидә Гарипова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading