Күпләр анарны тышкы кыяфәте белән хәрби гранатка охшаганга шулай атаганнар, дигән фикердә.
Әмма фәнни атамасы аның латинча "төшле" дигән сүздән килеп чыккан.
Анар тәмле генә түгел, ә файдалы да. Аның кабыгы да, согы да, йомшак өлеше дә, хәттә төшләре дә организм өчен файдалы.
Анар гемоглобинны күтәрә. Ул анемиядән интегүчеләргә ярдәм итә. Азканлылык булганда, анар суын чиста су белән кушып, 0,5 стакан күләмендә көнгә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала эчәргә. Моны 2 ай дәвамында эшләргә кирәк.
Икенче үзлеге - кан басымын төшерә. Анар төше кан басымын акрынлап төшерергә сәләтле. Ә анар төшләре арасындагы ак элпәне киптереп, чәйгә кушып эчсәгез, нерв системасын тынычландырыр. Өстәвенә, мондый чәй йокысызлыктан интегүчеләргә дә булыша.
Эч киткәндә анарның кабыгы ярдәм итәр. Киптерелгән 20 гр кабыкны яисә 50 гр төшен бер стакан суда акрын утта 30 мин кайнатып, шул суны көнгә ике тапкыр 2 аш кашыгы эчәргә.
Анар җимеше канда шикәр күләмен киметә. Көнгә дүрт тапкыр 60 ар тамчы агар согын ашаганчы эчсәгез, өченче көнгә үк шикәр күрсәткече төшә башлавын күрерсез.
Агар согы радиоактив изотоплар белән эшләүчеләр өчен файдалы. Ул организмнан радиацияне чыгара.
Анар согы биттәге бетчәләрне, майлы тирене дәваларга булыша. 2 аш кашыгы анар согына 1 сһчәй кашыгы тоз, сабын күбеге кушып битлек ясагыз. Битлек тире өслегендә 2-3 минут торгач, юып алырга була.
Анар хатын-кызлар сәламәтлеге өчен аеруча да файдалы. Аны гүзәл затларга төшләре белән бергә ашарга киңәш итәләр. Анар төше эфир майлар, клетчатка, фитогорманнарга бай. Әгәр дә сезнең рационда анар бар икән, климакс вакытында гормоннар "уйнавы", ачу чыгу, баш авырту кебек әйберләр сезне урап узар.
Анар согы ирләр өчен дә файдалы. Ул потенцияне яхшырта, простата рагына каршы көрәшә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар