Кулланылмаган ял көннәре өчен сезгә теләсә кайсы очракта да түләячәкләр. Моңа эштән китү сәбәбе тәэсир ясамый. Бу хакта РФ Хезмәт Кодексының 127 нче маддәсендә язылган.
Гариза язып, эштән китәргә 14 көн кала эш бирүчегә тапшырыгыз. Гаризада кулланылмаган ял көннәре хакында да искә алырга онытмагыз. Кадрлар бүлегенә яисә бухгалтериягә мөрәҗәгать итеп, кулланылмаган ял көннәрен исәпләүләрен сорагыз. Мәгълүматны үзегез дә тикшерегез. Бухгалтериядән исәпләү кәгазен (расчетный лист-рус.) сорап алыгыз. Анда нинди түләүләр исәпләнүен, уртача көнлек түләүне күрсәтәләр.
Комментарийлар