16+

Җиләкләрне кышка капларгамы?

Бакча җиләген кышка әзерләгәндә капларга кирәкме? Бу сорау күп бакчачыларны борчыйдыр, мөгаен.

Җиләкләрне кышка капларгамы?

Бакча җиләген кышка әзерләгәндә капларга кирәкме? Бу сорау күп бакчачыларны борчыйдыр, мөгаен.

Чөнки безнең әбиләр, әниләр бу ысулны кулланмый да уңыш ала иде. Әйе, элегрәк чыгарылган сортларны каплау таләп ителми ди, белгчләр дә. Алар безнең табигать шартларына инде яраклашкан. Салкынга да, һава температурасы тирбәлешләренә дә чыдам. 

Ә менә яңа чыгарылган сортларны тукымасыман материаллар белән каплау зарур. Бигрәк тә кар төшмәсә яисә кыш уртасында җылылар башланып, боз катламы барлыкка килү куркынычы булганда, мондый ысул җиләкләрне саклап калачак. 
Әгәр дә җиләкләр арасында сарымсак та үстерсәгез, белгечләр ике төрле үсемлекне дә капларга киңәш итә. 

Шулай ук салам яки коры яфракларны кулланырга мөмкин — алар җылылыкны тотып торучы һәм җиләкне түбән температура тәэсиреннән саклаучы махсус һава катламы булдыра. Ләкин ул бик тыгыз булмасын, черемәсен өчен күзәтергә кирәк. Пычкы чүбен дә шулай ук өстәмә җылылык тәэмин итү өчен файдаланылырга мөмкин.

Җиләкне дөрес вакытта капларга кирәк. Үсемлекләрне беренче кыраулар башланганчы каплагыз. Бу аларга температура үзгәрешләренә җайлашырга һәм стресстан качарга мөмкинлек бирә.

Каплауга бер атна кала су сибү сорала. Яңгырлар явып торуга да карамастан, су күп булыр дип борчылмагыз. Чөнки дымлы туфрак акрынрак туңа.

Җиләкләрне каплау гына түгел, яз көне дөрес итеп ачу да мөһим. Кайберәүләр моны март аенда кояш карый башлагч ук эшләргә киңәш итә. Әмма тәҗрибәле бакчачылар апрель аенда, һава температурасы тәмам җылынгач кына эшләү яхшырак булачак, ди. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading