16+

Йокы “симерт” – симермәссең

Хәтта идеаль диета һәм даими күнегүләр дә йокы кытлыгын компенсацияли алмаячак.

Йокы “симерт” – симермәссең

Хәтта идеаль диета һәм даими күнегүләр дә йокы кытлыгын компенсацияли алмаячак.

Йокы туйганчы йоклау, туклану һәм физик активлык белән беррәттән, тән массасын нормада тоту өчен мөһим фактор булып тора. 
Белгечләр фикеренчә, йокысызлык гормональ дисбаланс китереп чыгара, грелин дәрәҗәсен күтәрә һәм канда лептин дәрәҗәсен төшерә. Бу аппетитның көчәюенә һәм калорияле ризыкка тартылуга китерә. Йокы вакытында организм табигый рәвештә энергияне азык белән тулыландырмыйча сарыф итә, шулай ук мелатонин эшләп чыгара, ул 22:00 дән 01:00 гә кадәрге чорда аеруча актив була.

Экспертлар ассызыклавынча, хәтта идеаль диета һәм даими күнегүләр дә йокы кытлыгын компенсацияли алмаячак. Авырлыкны контрольдә тоту өчен  белгечләр  7-9 сәгать йокларга, график буенча яшәргә һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудырырга киңәш итә.

Сүз уңаеннан, йоклый алмыйча интеккәндә, җиңелчә ризык ашау ярдәм итә ала икән. Мисал өчен, табиблар күркә ите белән бутерброд ашарга киңәш итә. Бу иттә күп микъдарда триптофан — «йокы гормоны» эшләп чыгарырга ярдәм итүче аминокислота бар. Күркә триптофанга иң бай продуктларның берсе санала.  
 
Моннан тыш, сөт ризыклары (йогурт, сыр, сөт), шулай ук банан, финик һәм миндаль да йоклый алмый интегүчеләр өчен файдалы ризык санала. Бу продуктлар магний һәм кальцийга бай, алар мускулларның киеренкелеген бетерә һәм йоклар алдыннан тәнгә ял итәргә ярдәм итә.

Эчемлекләр арасында табиблар бөтнек, мелисса һәм ромашка белән үлән чәйләрен, шулай ук чия согын тәкъдим итә. Алар шулай ук мелатонинның табигый эшләп чыгарылуына ярдәм итә.

Хроник йокысызлыктан интегүчеләр өчен белгечләр өстәмә ял итү ысулларын кулланырга киңәш итә. Мәсәлән, кунжут мае белән җиңелчә массаж яки йоклар алдыннан бал белән җылы сөт эчәргә була. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading