16+

Йөзем төнәтмәсе: бавырны чистартуның иң гади һәм файдалы ысулы

Ялларда, бәйрәмнәрдә без, гадәттә, ашыйсы бик килмәсә дә өстәл артына утырабыз.

Йөзем төнәтмәсе: бавырны чистартуның иң гади һәм файдалы ысулы

Ялларда, бәйрәмнәрдә без, гадәттә, ашыйсы бик килмәсә дә өстәл артына утырабыз.

Нәтиҗәдә, ашказаны, эчәклекләр, бигрәк тә бавырга авыргарак туры килә. Бавырны чистартырга йөзем һәм анардан ясалган төнәтмә ярдәм итә. Өстәвенә, ул йөрәк-кан тамырлары системасына да уңай йогынты ясый.

Табиблар еш кына иртән бераз йөзем ашап куярга киңәш итә. Ул организмны "начар" холестериннан чистарта, эч катканда булыша. Ә төнәтмәсе тагын да яхшырак, чөнки шикәр күләме кимиячәк. Төнәтмәне 2 стакан су һәм 150 гр йөзем белән ясыйлар.

Иң элек йөземне дөрес сайлагыз. Ялтырап торган җимешләргә кызыкмагыз, аларны химик матдәләр белән эшкәрткән булулары бар. Тыныграк төстәге йөзем отышлы булыр. Йөзем артык йомшак, яисә артык каты да булмасын.

Йөземне яхшылап юыгыз. Ике стакан суны кәстрүлгә салыгыз. Су кайнап чыккач, йөземне салып, 20 минут чамасы уртача утта пешерегез. Төнәтмәне төнгә шул килеш калдырып, иртән суын сөзегез.

Йөзем төнәтмәсе иртәнге ашка 30-35 минут кала, җылытып эчелә.

Процедураны 4-5 көн рәттән, ай саен кабатларга. Шул рәвешле, бавырның организмны чистарту функциясен активлаштырырсыз. Ашкайнату системасына да уңай йогынтысы булмый калмас.

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading