23 февраль Ватанны саклаучылар көненә ирләрнең күбесе бүләккә акча көтә, икән.
Әмма чынлыкта аларга оекбаш бүләк итәләр. Ә һәр дүртенче ир ат бөтенләй дә бүләксез кала, дип яза аналитиклар уздырган тикшеренүләр нәтиҗәләрен “РИА Новости”. Сораштыруда 1600 ир-ат катнашкан.
Сораштыруда катнашучыларның 17 проценты бүләккә акча алырга тели икән. 35 яшькә кадәр булган респондентларның күп өлеше шундый җавап биргән. Ә 35 - 45 яшьлекләр арасында бу җавапны 15 процент респондент сайлаган. 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларның 16 проценты гына бүләккә акчадан баш тартмавын җиткергән.
Икенче урында техника һәм ремонт өчен инструментлар (7 процент). Мондый бүләккә 35 яшькә кадәр булганнарның бары 4 проценты гына сөенәчәк, ә 45 тән узганнарның 7 проценты шат булачагын искәрткән.
Өченче урында сәяхәтләр. Бу вариант олыларга да, яшьләргә дә хуш киләчәк. Респонтентларның 5 проценты смартфон хакында хыяллана, 4 проценты парфюм, яхшы китап һәм спорт өчен товарларга күңеле булыр иде.
Чынбарлык хыяллар белән һәрвакытта да тәңгәл килми, билгеле. Гадәттә, һәр дүртенче ир – ат 23 февральгә бүләксез кала, ди белгечләр. Реаль бүләкләр арасында беренче урында: носки, эчке кием, футболка (21 процент), икенче урында парфюмерия, кырыну күбеге, юына торган гельләр һ.б.
Хыялдагы акчаны һәр егерменче ир-атка гына бүләк итәләр икән. Инструмент һәм кружканы 1 процент ирләр, алкогольне 3 процентка, деликатесларны 2процент көчле затка бүләк буларак тапшыралар, дип хәбәр итә аналитиклар.
Лилия Локманова әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар