16+

Кәҗә асрау модада: нинди токым сайларга һәм нәрсәгә игътибар итәргә?

Кәҗә үстерү хәзер модада дияргә була. Күп ашамый, артыгын пычратмый.

Кәҗә асрау модада: нинди токым сайларга һәм нәрсәгә игътибар итәргә?

Кәҗә үстерү хәзер модада дияргә була. Күп ашамый, артыгын пычратмый.

Зур булмаган гаилә өчен сөтне җитәрлек бирә. Өстәвенә, кәҗә асраучыларга дәүләт субсидия дә түли. 

Әгәр дә сез кәҗәне сөт өчен алырга ниятлисез икән, сөтнең аксымына һәм майлылыгына игътибар итегез. Әгәр дә сыр ясарга ниятләсәгез, нубий токымлы кәҗәгә тукталырга була. Гомумән, сөтне мулдан бирә торган кәҗәләр Россиядә шактый. 

Азия илләрендә кәҗәне күп очракта ит өчен үрчетәләр. Бу, беренче чиратта, аның азыкны күп кулланмавы, көтүлекләр белән бәйле. 

Безнең илдә кәҗә ите экзотика саналса да, бу хайванны ит өчен үрчетүчеләр дә очрый. Аеруча кызыл калахари, бурск кәҗәләре әлеге максат өчен яхшы. 
Кәҗә мамыгыннан бәйләнгәгән бияләй, оеклар җылы гына түгел, файдалы, нәфис һәм йомшак була. Әгәр дә кул эшенә оста булып, кәҗә йон өчен кирәксә, оренбур һәм ангора токымнарына тукталыгыз. Әмма мамык кәҗәсен тәрбияләү күбрәк көч сорый. 

Кәҗәнең ни өчен кирәклеген ачыклаганнан соң, климатка туры килә торган токымны эзләгез. Салкын һава шартларына яраклаштырылган токым эсседә озак яши алмаячак. 

Әгәр дә зур ферма ачып, сөт, йон җитештерү белән шөгыльләнергә уйламыйсыз икән, сирәк токымлы кәҗә эзләүнең мәгънәсе дә юк. Гади токымлы кәҗә дә ярап куяр. 

Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading