Яшелчә культураларының кайсылары үзара күрше була ала. Ә кайсылары дус түгел. Уңыш алу өчен җакчачыларга боларны да белеп тору мөһим.
Әлеге уңайдан “Агросәнәгать комплексы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге”нең Татарстан филиалы эксперт-агрономнары үзләренең файдалы киңәшләрен бирде.
“Иң элек утыртырга планлаштырылган яшелчәләр исемлеген төзегез һәм аларны түтәлләр буенча бүлегез. Аларны үзара чиратлаштыру да сорала. Әйтик, томатлар, борыч, баклажан һәм кыяр, кабак, ташкабак үскән урынга укроп, суган, салат, шпинат һәм кәбестәлеләр семьялыгының теләсә нинди төрләрен утыртырга мөмкин. Алардан соң исә чөгендер, кишер, суган һәм сарымсак чәчәргә мөмкин. Бу культуралар үскән урынга борчак белән фасольне дә курыкмыйча утырта аласыз, – ди филиалның сынау лабораториясе мөдире Илсур Якупов.
Экспертлар фикеренчә, чәчү әйләнеше хәтта зур булмаган дача участогында да сизелерлек нәтиҗәләр бирәчәк. Утырту урынында культураларның ел саен алмашынуы туфракның "арыганлыгын", корткычларның һәм авыруларның таралуын булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.
Яшелчәләрне ни өчен дуслаштырырга кирәк?
Америка галиме Мел Бартоломью яшелчәләр үстерүнең кызыклы методын тәкъдим иткән. «Садоводство на квадратном футе» китабында ул, түтәлне 30 га 30 сантиметр зурлыгындагы кишәрлекләргә бүлеп, һәрберсенә, чиратлаштырып, аерым төр яшелчә культуралары үстерү ысулын тасвирлаган. Бу ысулның нәтиҗәлелеге урынның экономияләнүенә һәм мул уңыш бирүгә нигезләнгән. Хәзерге вакытта күп кенә бакчачылар бу методны үз участоклары шартларына яраклаштырып эшләделәр.
Белгечләр әйтүенчә, үсемлекләрне аерым түтәлдә берләштерү – бер-берсенә үзара тәэсир итешү исәбенә яшелчәләрнең уңдырышлылыгын һәм тәмен арттыру өчен бик яхшы корал.
– Чүп үләннәре азрак үсү, шулай ук корткычлардан һәм авырулардан биологик яклау мөһим өстенлек булып тора. Корткычларга каршы бәрхет чәчәге ярдәмендә көрәшүнең халык ысулын искә төшерү дә җитә: бакчачылар бу чәчәкләрне периметр буйлап утыртып, бәрәңге корты, суган чебене һәм уңышка зыян китерә торган башка бөҗәкләрдән котылалар. Бу тамыр һәм яфракларында булган матдәләр – тиофеннар һәм кортыкычларны куркыта торган эфир майлары исәбенә, – дип сөйли филиалның сыйфат буенча менеджеры Наталия Морсакова.
Дус һәм дус түгелләр
Бәрәңге туфракта азотның күләменә карата таләпчән. Аның өчен иң яхшы күршеләр – кузаклы культуралар: борчак, фасоль, нут. Бу үсемлекләрнең тамырларында яшелчә өчен кирәкле азот бүленеп чыга. Әгәр бәрәңгедән ерак түгел суган яки сарымсак үссә, алар аны фитофтороздан авыруыннан саклый алачак.
Базилик, петрушка, бөтнек һәм тимьян белән янәшә үскән томат, аларның эфир майлары һәм фитонцидлар тәэсирендә, тәмлерәк булачак. Агрономнар бу яшелчә белән янәшә укроп, фенхель, шулай ук аның якын “туганнары” – баклажан, бәрәңге, борыч утыртмаска киңәш итәләр.
Кыяр күршесендәге кузаклыларга шат булачак. Шулай ук салат, сельдерей, укроп һәм чөгендер белән дуслашачак. Ә менә томат һәм бәрәңге белән бергә утырырга киңәш ителми. Кыяр тәменә күршесендәге ачы торма да уңай тәэсир итә.
Чөгендер күпчелек яшелчәләр: кишер, редис, кәбестә, суган белән бик тиз дуслашачак. Ләкин якын-тирәдә кузаклылар булса, уңыш начаррак булачак.
Кишер салат, суган, редис, торма, укроп, борчак, сарымсак, шпинат янәшәсендә әйбәт үсәчәк. Аның рәтләре арасына салат белән шпинат утыртсагыз, алар чүп үләннәре үсү өчен киртә булачак һәм туфракта яшелчә өчен җитәрлек күләмдә дым тотачак, ә суган белән сарымсак кишер чебенен куачак.
Кәбестә тирәсенә сельдерей, укроп, шпинат, чөгендер утыртырга мөмкин. Сарымсак белән суган кәбестәне корткычлардан яклаячак. Экспертлар билгеләп үткәнчә, кәбестә янына помидор утыртырга ярамый, алар аның үсешен акрынайта. Ә петрушка кәчәне формалашуга начар йогынты ясый.
Дилбәр Гарифуллина әзерләде
Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар