16+

Кан сыеклата торган 15 ризык

Каны куе булган кешеләр аны дарулар эчмичә генә дә сыеклата ала.

Кан сыеклата торган 15 ризык

Каны куе булган кешеләр аны дарулар эчмичә генә дә сыеклата ала.

Мисал өчен, помидор, аспирин кебек үк канны сыеклатырга сәләтле. Помидор ашау йөрәк-кан әйләнеше системасында тромблар барлыкка килмәсен өчен яхшы продукт.

Гөмбәләр шулай ук канны сыеклата һәм холестеринны киметә.
Сырганак, балан, сарымсак, кызыл чөгендер ашаган  кешенең дә каны куермас.
Каны куе булганнарга, моннан тыш, зәйтүн мае кулланырга киңәш ителә.

С витаминына бай булган җимешләр, цитруслар, татлы борыч, гөлҗимеш тә куе  канлылыкка каршы көрәшә.
Көнгә бер аш кашыгы җитен мае эчсәгез, канда холестерин кимер, кан сыегаер.
Май кислотасына бай (Омега-3) ризыклар ашагыз. Гадәттә бу балык һәм яшелчәләр. Алар канны сыеклатачак.

Каны куерганнарга кура җиләге белән чәй эчәргә киңәш ителә.
Анар суы да әлеге проблемагы чишәргә ярдәм итәр.
Көн саен 200 мл суга 1 аш кашыгы алма серкәсе салып эчү дә канны сыеклатырга булышыр. Аны 7 көн эчәргә кирәк.

P.S. Алдан табиб белән киңәшләшү сорала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading