16+

Карлыган куагы ничә ел яши?

Карлыган уңышы кимүнең бер сәбәбе – куакларның картаюы булырга мөмкин.

Карлыган куагы ничә ел яши?

Карлыган уңышы кимүнең бер сәбәбе – куакларның картаюы булырга мөмкин.

Үсемлекләрнең гомерен аларны тиешенчә карау, тәрбияләү ярдәмендә озайтырга мөмкин.
Мәсәлән, кара карлыган куагының гомер озынлыгы 25-30 елга кадәр җитәргә мөмкин. Әмма һәр аерым ботакның иң уңдырышлы чоры – 4-5 ел, аннан соң үсеш тә, ботакларның җимеш бирүе дә кими. Җиләкләр ваклана һәм ботаклар акрынлап үлә.

Аларга алмашка ел саен яңа ботаклар үсәргә тиеш. Шулар ярдәмендә иске ботакларны алыштырырга мөмкин. Куакның уңдырышлылык чорын даими кисү ярдәмендә арттырырга, биш-алты яшьтән өлкәнрәк (иң калын һәм тармакланган) ботакларны алып ташларга һәм аларны шул ук күләмдә яхшы үскән берьеллыкларга алыштырырга була. Куакның 10-15 таза, бер-берсен куертмый торган һәм кисешми торган ботаклары булырга тиеш. 

Кызыл һәм ак карлыган озаграк яши дип санала. Куак уртача 18-25 елга якын үсә һәм җимеш бирә. Сирәк очракта уңдырышлы туфракларда куаклар шактый зурая һәм 40 елдан артык уңыш бирү сәләтен җуймый. Әмма, тулаем алганда, 10-15 яшькә кадәрге үсемлекләр уңышны күбрәк бирә. Карасу кабыклы карт ботаклардан 7-8 яшькә кадәр, кайчак 10-11 яшькә кадәр яхшы уңыш алырга була. 

Кара карлыган белән чагыштырганда, кызыл һәм ак карлыганның ел саен ботаклары азрак чыга. Җиләкләрнең күпчелеге ботак очларында формалаша. Шуңа күрә аларны һич кенә дә кисәргә ярамый. 5-8 яшьтән җиләкләр аз барлыкка килгән,  продуктив булмаган ботакларны алып ташлагыз. Мул уңыш алу өчен кызыл карлыган куагында төрле яшьтәге 10-12 ботак булырга тиеш.

Карлыган уңышына тәэсир итүче бөҗәкләр хакында да онытырга ярамый. Бакча сезоны башлана гына, ә яфракларның очлары инде бөгелгән. 
Баштагы этапларда, карлыган яфракларының очлары әле яңа гына бөтәрләнә башлаганда, куакларны вазелин мае кушылган сабынлы эремәләр белән эшкәртергә мөмкин.

Әгәр яфракларда бетләр күп икән, монда сабын белән генә бетереп булмый. Химик чаралар гына ярдәм итәчәк. Аларның иң яхшылары: «Актара», «Конфидор», «Децис», «Фуфанон» һәм башкалар.

Төп шарт – эшкәрткәннән соң өч атна яфракларны да, җимешләрне дә җыярга ярамый, югыйсә агуланырга мөмкин.
Шуны да аңларга кирәк: бетне юк итү генә җитми. Аны күчерә торган кырмыскалардан да котылырга кирәк. Корткычлардан котылырга әлеге дә баягы химик чаралар ярдәм итәчәк. 

Кырмыскалардан котылу өчен куак тирәсенә көл сибәргә мөмкин. Әмма шуны истә тотарга кирәк, яңгыр көлне нейтральләштерә, ди белгечләр. 
Зарарланган ботакларны, карлыган аларга үз көчен сарыф итмәсен өчен кисү яхшырак. Аны барыбер тулысынча дәвалап булмаячак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading