Бу темага һаман да бәхәсләр тынмый. Кемдер хәтта бер стакан кефир да машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү өчен сәбәп булырга мөмкин дип ышана.
Ә кемдер һич курыкмыйча аны машинага утырыр алдыннан эчә.
Рульдәгеләргә кефир эчәргә ярыймы?
Кыскача гына җавап бирсәң - әйе. Ләкин барысы да алай ук җиңел генә түгел. 0,5 л яңа гына җитештерелгән кефирда (майлылыгы — 2,5%, спиртның күләме — 0,07%) барлыгы 0,35 мл чамасы чиста этанол бар. Алкоголь күләме буенча бер шешә сыра якынча 57 литр иң яңа кефирга тәңгәл. Моның кадәрне физик яктан да эчеп булмый.
Әмма бик күп имеш-мимешләр тудыра торган мөһим нюанс бар. Сүз алкотестерның кыска вакытлы реакциясе турында бара. Россиядә исерек хәлдә булу «абсолют этил спирты үлчәүләрнең суммар төгәлсезлегеннән артып киткән концентрациядә булуы» дигән норма гамәлдә. Рөхсәт ителгән күләм: бер литр сулый торган һавага 0,16 миллиграмм (мг/л).
0,16 мг/лдан югары булган теләсә нинди күрсәткечне исереклек халәте буларак аңлатачаклар. Ә бу исә 30 мең сум штраф, 1,5 елдан 2 елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү дигән сүз.
Кефир (шулай ук квас, алкогольсез сыра яки хәтта авыз чайкагыч) кулланганнан соң ук авызның лайлалы тышчасында һәм йоткылыкта этанол эзләре кала. Алкотестерның беренчел үлчәве аларны сизәргә мөмкин. Әмма бу алкогольнең канда исерү дәрәҗәсен билгели торган алкоголь белән бернинди уртаклыгы юк. Ул канга сеңми һәм үпкәгә дә эләкми.
Әйтик, сез ярты литр кефир эчкәнсез һәм руль артына утырасыз. Биш минуттан сезне туктаталар. Инспектор тикшерү узарга тәкъдим итә. Беренче үлчәү 0,18 мг/л күрсәтә. Формаль яктан бу – хокук бозу. Нишләргә? Тыныч булыгыз. Сез исерек түгел, моны исбат итү бик җиңел: инспекторга моннан берничә минут элек әче сөт продукты эчкәнегезне аңлатыгыз.
Тикшерү уздыру кагыйдәләре таләп иткәнчә, 15-20 минуттан кабат үлчәп карарга таләп итегез. Сезнең моңа тулы хокукыгыз бар. Кабаттан тест 0,00 мг/л күрсәтәчәк, чөнки үпкәләрдән сулаган һавада алкоголь булмаячак.
Машина йөртүчеләрне кызыксындырган популяр сорауларга җаваплар.
Кефирда ничә процент алкоголь бар?
Кефирда алкоголь проценты турыдан-туры аның «яшенә» һәм саклау шартларына бәйле. Бер көнлек (яңа) составында 0,2 процент чамасы спирт бар. Ике көнлек — 0,4 процент, өч көнлектә - 0,6 процент.
Алкогольнең рөхсәт ителә торган нормасы нинди?
2025 елда машина йөртүчеләр өчен рөхсәт ителә торган алкоголь нормасы — сулый торган һавада 0,3 промилле яки 0,16 мг/л.
Рөхсәт ителгән нормадан артып китү өчен күпме кефир эчәргә кирәк?
0,16 мг/л бусагасын узу өчен, биш минут эчендә максималь күләмдә алкоголь (0,2 процент) булган кимендә ике-өч литр эчәргә кирәк.
Алкоголь исен «яшерү» өчен кефир кулланырга мөмкинме?
Юк. Бу куркыныч ялгышу. Әче сөт продуктлары алкоголь исен бетерми һәм спиртны нейтральләштерми.
Машина йөртүче өчен куркыныч булган яшерен алкоголь тагын нинди продуктларда бар?
Аз гына күләмдә этанол кваста (бигрәк тә өйдә ясалганда), алкогольсез сырада, кымыз, сидр, кайбер соя соусларында, өлгергән җиләк-җимешләрдә (банан, әфлисун) һәм хәтта чүпрәле ипидә дә бар.
Гомуми кагыйдә: ашагач яки эчкәннән соң иткәннән соң 15-30 минутка пауза ясагыз яки юлга чыгар алдыннан авызыгызны чайкагыз.
Руль артында кефир эчүгә рәсми тыю бармы?
Юк. РФнең бер генә норматив актында да әче сөт продуктлары тыелган дип күрсәтелмәгән.
Лилия Яфизова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар