1728 елда стоматолог Пьер Фошар тешләрне дәвалауның ысулын уйлап таба. Ул бозылган тешләрне алтын капкач белән каплый башлый.
Аннары аңа юка гына фарфор катламы сөртә. Шулай итеп, бүген киң кулланыла торган теш коронкалары барлыкка килә.
Хәзерге көндә пациент коронка материалын киңрәк исемлектән сайлый ала. Металл, керамика, югары ныклы эретмәләр...
Коронканың төрләре: кайсылары яхшырак?
Коронка – ул чын тешне имитацияли торган теш протезы. Максаты – бозылган тештән калганны саклау яки аны бөтенләй алыштыру. Әгәр теш бөтенләй юк икән, тамыр каналына штифт яки култык вкладкасы (ышанычлырак вариант) куялар һәм инде аларга коронка беркетәләр. Әгәр дә теш бар, ләкин ул яраксыз хәлдә икән, аны мөмкин булганча дәвалыйлар һәм аннан соң аңа коронка кидерәләр. Соңгысын теш яртысыннан артыграк җимерелгән, теш тукымалары артык ышкылса, визуаль кимчелекләрне төзәтергә кирәксә куялар.
Металл коронка. Бу төр коронка куйдыруның күп кенә плюслары бар. Алар уңайлы, янәшә торган сәламәт тешләргә минималь тискәре йогынты ясый, югары ныклыкка ия. Металл коронка ике төрле була ала:
- кыйммәтле металл эретмәләреннән. Көмеш-палладий һәм алтын эретмәләре кулланыла. Чиста килеш алтынны кулланмыйлар, чөнки ул йомшак һәм шуңа күрә озакка җитми. Аларның өстенлеге-гипоаллергенлык.
- башка металл эретмәләреннән. Корыч, алтын тузанлы корыч, хром, кобальт кулланыла. Мондый коронкалар дистә еллар хезмәт итә һәм чәйнәгәндә зур йөкләнешләргә түзә.
Төп кимчелеге – эстетик булмаган кыяфәт, шул сәбәпле аларны алгы тешләргә куймыйлар. Аның каравы, чәйнәү тешләре өчен алар бик яхшы туры килә. Металл коронка урнаштыруга каршы күрсәтмә булып металлның кайбер төрләренә аллергия, шулай ук гальваник эффект куркынычы булырга мөмкин.
Металл коронкаларга бәяләр нинди материал кулланылуына бәйле һәм бер коронка өчен 700 сумнан 20 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
Металлокерамика. Мондый коронка – ныклык һәм эстетика арасында үзенчәлекле компромисс. Ул керамик өслектән һәм металл нигездән тора. Коронка сигез елга якын хезмәт итә. Аны чын тешләрдән аеру кыен. Сирәк очракта бу коронкалар чатный ала. Бу сыйфатсыз материал яки протезны оста урнаштырмау белән бәйле. Металл коронка кебек ук ике төрле була ала:
- кыйммәтле металл эретмәләрдән — алтын, платина, палладий. Мондый коронкалар кулланыла торган базис материалның сарылыгы хисабына табигыйрак күренә, бу алгы тешләрне протезлаганда аеруча мөһим. Мондый эретмәләр гипоаллергеннар. Бәясе 15 мең сумнан башлана;
- башка металл эретмәләрендән - кобальтохром яки никельхром. Ышанычлы, әмма алар тышкы күрсәткечләре буенча калышалар, аллергик реакцияләр китереп чыгарырга мөмкиннәр. Аның каравы бәясе кулай - бер коронка 4-5 мең сумга төшәчәк.
Металлсыз керамика. Материал югары эстетик күрсәткечләргә ия, мондый тешләрне чын тешләрдән аерып булмый. Коронка ясаганда түбәндәге материалларга мөрәҗәгать итәләр:
- прессланган керамика (фарфор). Мондый коронкалар иң югары эстетик нәтиҗә бирә, ләкин алар иң нәзберекләре булып тора. Уртача 5 ел хезмәт итә. Мондый эшләнмәнең бәясе - якынча 10 мең сум;
- алюминий оксиды. Эстетик стоматологиядә өстенлекле санала, әмма бик нык түгел. Алгы тешләрне матурайту өчен туры килә, чәйнәү өчен - киңәш ителми, 10-15 ел хезмәт итә. Бер коронканың бәясе 15 мең сумнан башлана.
- цирконий диоксиды. Коронкаларның хезмәт итү вакыты — 15-20 ел. Әмма мондый протезлар кыйммәтрәк тә — бер коронка өчен 15-30 мең сум.
Металлопластмасса. Металлопластмассадан коронкалар – иң арзанлысы. Металл нигез сыйфатында арзан металл төрләре (никель, хром, кобальт) һәм аларның эретмәләре файдаланыла. Мондый вариант вакытлыча протезлау өчен туры килә. Коронка 2-3 ел хезмәт итә ала. Протезлар нык түгел, аллергик реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин, вакыт узу белән материал карала. Коронканың бәясе - якынча 3-4 сум.
Лилия Яфизова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар