16+

Кышын нинди тәмләткечләр кулланырга?

Кышкы салкыннарда без “җылыта торган” ризыклар кулланырга тырышабыз.

Кышын нинди тәмләткечләр кулланырга?

Кышкы салкыннарда без “җылыта торган” ризыклар кулланырга тырышабыз.

Әмма артык калорияле ризык организмга киресенчә, зыян салуы бар. Шуңа да белгечләр төрле тәмләткечләр кулланырга киңәш итә. Мисал өчен, имбирь. Аны кипкән килеш ризыкларга кушарга, маринадланган формада суши белән ашарга, ә чи имбирьдән эчемлекләр, кайнатма, мармелад ясап кулланырга мөмкин. 

Кышын куркума куллану да файдалы булачак. Ул антиоксидантларга бай. Анда шулай ук цинеол дигән матдә бар. Ул ашкайнату системасының эшен яхшырта һәм антисептик үзлекләргә ия. Куркума составынлагы тумерон авыру барлыкка китерүче бактерияләрнең үсешен киметә. Куркума ярдәмендә файдалы «алтын сөт» ясарга мөмкин, ди диетологлар. Моның өчен сөткә куркума, су һәм бал кушып әкрен утта 6-8 минут кайнатырга кирәк. Бу эчемлекне үт куыгы һәм үт куу юлларында авырулары булган кешеләргә эчәргә ярамый. Эчемлек сару кайнауга да китерергә мөмкин. 

Кыш көне еш кулланырга киңәш ителә торган тагын бер тәмләткеч ул – дарчин (корица- рус.). Аның сосавында циннамаль бар, ул антидепрессант кебек "эшли”. Борчылганда тынычландыра, шуңа күрә дарчинлы кабартмаларның исе рәхәт хис тудыра. Шулай ук дарчинда цинк һәм тимер күп, табигый антисептик эвгенол бар. Дарчин ОРВИ һәм грипп вакытында файдалы. Аны камыр ризыклары пешергәндә кулланырга һәм эчемлекләргә, шулай ук боткага өстәргә мөмкин.

Кардамонны күпчелек кешеләр аз куллана, ә бу тәмләткеч баш авыртуыннан ярдәм итә, эчәклек системасын һәм иммунитетны ныгыта. Көнчыгышта каһвә нәкъ менә кардамон белән әзерләнә, ул эчемлеккә тәмле ис бирә, кофеинның тәэсирен йомшарта. Каһвә пешергәндә туркага 1-2 кардамон орлыгын салырга кирәк.
Тәмләткечләр ни кадәр генә файдалы булмасын, табиблар аларны сак карарга һәм ризыкларга барысын берьюлы кушмаска киңәш итә. Ашкайнату системасына һәм эчәклекләргә зыян салуы бар, дип кисәтә алар. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading