16+

8 Мартка бүләк ителгән чәчәкләрнең гомерен ничек озайтырга?

Инде иртәгә һәрбер гүзәл затның вазасында 8 Мартка бүләк ителгән чәчәк бәйләме пәйда булачак.

8 Мартка бүләк ителгән чәчәкләрнең гомерен ничек озайтырга?

Инде иртәгә һәрбер гүзәл затның вазасында 8 Мартка бүләк ителгән чәчәк бәйләме пәйда булачак.

Шул ук вакытта чәчәк композицияләренең гомерен һәм матурлыгын озайту һәм фатирда язгы вайбны мөмкин кадәр күбрәк саклау мәсьәләсе актуальләшә. Фундаменталь медицина һәм биология институтының биотөрлелекне өйрәнү буенча укыту-җитештерү үзәге мөдире Нияз Сәлахов сүзләренчә, вазадагы чәчәк бәйләме үз хуҗасын мөмкин кадәр озаграк сөендерсен өчен, аны көн саен кисеп торырга кирәк. Вакыт узу белән кисемдә бактерияләр һәм микроблар җыела, бу исә чәчәкләрнең черүенә китерергә мөмкин, шулай ук аларга су йотуны кыенлаштыра, дип аңлата белгеч. 

- Башта сабакны яфраклардан һәм чәнечкеләрдән арындырырга кирәк. Ә сабагына һава эләкмәсен өчен, аны су агымы астында кисәргә киңәш ителә. Төрле чәчәкләрнең сабакларын төрлечә кисәргә кирәклеген исәпкә алу мөһим. Мәсәлән, роза һәм хризантемалар сабак төбеннән 1-1,5 см ераклыкта 45 градуска авыштырып киселәләр. Нәзакәтле һәм нәфис сабаклы чәчәкләргә, мәсәлән, нарциссларга туры кисем кирәк, - дип аңлата Нияз Сәләхов. 

Чәчәк сабакларын иң яхшысы үткен пычак яки секатор белән кисү икән. Кайчы кулланырга киңәш ителми, чөнки алар чәчәкне туендыра торган капиллярларны һәм кан тамырларын кысарга мөмкин. Бу очракта су керә алмый, үсемлек корый.

Сүз уңаеннан, су да зур роль уйный. Ул һәрвакыт саф һәм чиста булырга тиеш. Күпчелек чәчәкләр өчен, биолог сүзләренчә, вазадагы су бүлмә температурасында булырга тиеш, ә суганлы чәчәкләр салкын килеш яхшы саклана. Вазаны дүрттән өч өлешкә тутырырга кирәк. Шул ук вакытта чәчәкләр аны сеңдергән саен суны өстәп тору мөһим. Дым сабакларга гына түгел, бөреле яфракларга да кирәк. Шуңа күрә букетка көнгә бер тапкыр пульверизатор белән җылы су сиптерерсәң яхшы, ди галим. Чәчәкләрне җылытыла һәм җил өрә торган җирләрдән ерак урнаштырырга киңәш ителә.

Назлы бүләкнең матурлыгын сакларга чәчәк кибетендә сатып алырга мөмкин булган махсус өстәмәләр яки гади шикәр дә ярдәм итәчәк. 

- Инде шиңгән букетны ашыгыч рәвештә җанландырырга кирәк булган очракта аны сәгать ярымга бүлмә температурасындагы суга тулысынча батырырга кирәк. Күп кенә чәчәкләр суга аспирин, нашатырь спирты яки активлаштырылган күмер өстәлгәч аңына килә, - ди КФУның Ботаника бакчасы мөдире. 

8 мартның төп символлары – лаләләр аерым игътибарга лаек. КФУ Ботаника бакчасының дендрарий һәм оранжерея комплексы бүлеге мөдире Сергей Максимов сөйләгәнчә, аларның биологик циклы бәйрәмгә бик тә туры килә, чөнки лаләләр иртә яздан чәчәк ата башлый, башка чәчәкләрнең күбесе уянуга әзерләнә генә. 

- Россиягә лаләләрне Голландиядән алып кайттылар. Бүгенге көндә бик күп сортлар бар. Иң киң таралганнары – классик һәм бокал формасындагы лаләләр. Попугайлы лаләләр һәм лилия чәчәклеләре дә кызыклы, - ди ул.

Бүләк ителгән бәйләмнәргә килгәндә, Максимов лалә чәчәкләренең ботакларын аз гына кыегайтып кисеп, бераз шикәрле суга куярга киңәш итә.

Гүзәл Камалова әзерләде

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading