Кайбер тәҗрибәле бакчачылар фитолампалар турында сокланып сөйлиләр, икенчеләре бу җайланманы файдасыз дип саный.
Янәсе, аны гадәти көн яктысы лампасы белән алыштырырга яки, гомумән, аннан башка эш итәргә мөмкин.
Фитолампа ни өчен кирәк?
Яз якынлашу белән, көн яктысы артса да, үсемлекләргә кояш яктысы җитеп бетми. Күп кенә бүлмә үсемлекләре дә кояшны һәм яктылыкны бик ярата. Яктылык җитмәгәнгә, алар матур итеп чәчәк ата да алмыйлар. Үсемлекнең яктылык дефициты булса, фотосинтез процессы да нәтиҗәсез булачак. Бигрәк тә кышкы чорда гөлләргә безнең ярдәм һәм яктылык кирәк!
Менә шул очракта үсентеләр өчен ярдәмгә фитолампа киләчәк тә инде. Ул электр энергиясен күп кулланмый һәм үсемлекләр үсешенең иң кирәк чорында кирәкле яктылыкны бирергә мөмкинлек бирә.
Гадәти яктырткычлардан фитолампалар төсләр спектры белән аерылып тора. Кеше күзе стандарт ак яки сары-яшел гамманы яхшырак кабул итә, ә бакча культураларына төрле үсеш стадияләрендә төрле спектрларны яктырту таләп ителә. Орлыклар шытканда кызыл спектр кирәк, яшел масса үскәндә - зәңгәр, чәчәк атканда һәм җимеш биргәндә кызыл-кызгылт-сары спектр кирәк.
Тик кайбер очракларда ул лампа төрле спектрлы төсле булмый. Чөнки намуссыз җитештерүчеләр диодларны шәмәхәгә генә буйыйлар. Болай итү очсызрак, ә керем зуррак.
Фитолампаның өстенлекләре һәм җитешсезлекләре.
Бу төр лампаларны куллануның түбәндәге файдасы бар:
- яктылык адреслы җибәрелгән: прибор яктылыгы кайда җибәрелсә, нурлар шунда төшәчәк;
- фитолампа электр энергиясен аз куллана (гади лампалардан 2-3 тапкырга азрак);
- бу лампалар кызмый һәм үсемлекләрне дә яндырмый;
- дымлылыгы югары булган биналарда кулланырга мөмкин.
Ләкин түбән сыйфатлы, арзанлы прибор сайласаң, әлеге проблемалар белән очрашырга мөмкин:
- пластик тышча кыза һәм ямьсез ис чыга;
- күрү уңайсызлыгын тудыра торган җемелдәү була;
- үсемлекләргә файда китерми торган дөрес булмаган төсләр спектры.
Фитолампалар куркынычмы?
Яктылык сибүче диодлы лампалар күзгә бик аз йогынты ясый. Фитолампаларның барлык төрләреннән яктылык диодлылары – сәламәтлек өчен иң куркынычсызлары. Биредә ультрафиолет нурланышның интенсивлыгы югары түгел, пульсация дәрәҗәсе минималь.
Фитоламплар нурландыра торган зәңгәр төскә килсәк, ул кирәгеннән күбрәк булса, көннең икенче яртысында йокыга начар тәэсир итә ала. Гәрчә телевизор, смартфоннар һәм башка гаджетлар фитолампага караганда күпкә көчлерәк йогынты ясый.
Фитолампаларның иң зур җитешсезлеге - яктылык пульсациясе. Ул күзгә күренми, ләкин лампага смартфон камерасын юнәлтсәң, бу җемелдәүне күрергә мөмкин. Аның аркасында күзләр арый, баш авырта. Мондый дефект башка яктылык чыганакларында да булырга мөмкин.
Лампадан башка эш итәргә мөмкинме?
Әйе, әлбәттә. Ләкин аларны фитолампа белән яктыртсаң, үсемлекләр алай ук сузылмыйлар, куәтле сабаклы һәм куе яшел яфраклы булырлар.
Фитолампа урынына гадәти лампа белән яктырту үсентеләргә зыян китерә. Анда кирәкле төсләр спектры булмаудан тыш, алар эш барышында бик нык җылына һәм яшь үсемлекләрне яндырырга мөмкин.
...Безнең әби-бабайлар мондый лампалардан башка ничек яшәделәр икән?..
Лилия Яфизова
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар