16+

Ни өчен кыяр әче була һәм моны ничек булдырмаска?

Җәй уртасында бакчачылар еш кына бер үк проблема белән очраша: тышкы кыяфәте матур булган кыярның тәме әче булып чыга.

Ни өчен кыяр әче була һәм моны ничек булдырмаска?

Җәй уртасында бакчачылар еш кына бер үк проблема белән очраша: тышкы кыяфәте матур булган кыярның тәме әче булып чыга.

Моның төп сәбәбе – үсемлектә кукурбитацин дип аталган табигый матдәнең артык күп туплануы. Бу матдә кыярны корткычлардан һәм башка стресс факторларыннан саклау өчен эшләп чыгарыла. Әмма аның күләме арткан саен, җимешнең тәме дә әчерәк була.

Ни өчен кыяр әче була?

Дөрес су сипмәү

Кыяр дымны бик ярата. Туфракның кибеп китүе үсемлек өчен көчле стресс булып тора һәм кукурбитацин бүленеп чыгуын арттыра. Шулай ук артык су сибү дә зыянлы: тамырларга һава җитми башлый, туклану бозыла.

Моннан тыш, 18 градустан салкынрак су белән сугару да үсемлеккә тискәре йогынты ясый. Корылык белән артык дымлануның чиратлашуы да әчелекнең төп сәбәпләренең берсе булып санала.

Температураның кискен үзгәрүе

Көндез эссе, төнлә салкын булганда кыяр стресс кичерә. Әйтик, көндез һава +40 градуска кадәр күтәрелеп, төнлә +15 градуска кадәр төшсә, кукурбитацин күпкә активрак эшләп чыгарыла. Температура аермасы 15 градустан арткан очракта аның күләме 8–10 тапкырга кадәр артырга мөмкин. Төнлә +12 градустан түбән температура да үсемлек өчен уңай түгел.

Туклыклы матдәләрнең җитмәве яки артыгы

Калий һәм азот җитмәгәндә дә кыярда әчелек барлыкка килергә мөмкин. Әмма азотның артык күп булуы да файдага түгел. Аеруча свежий тирес куллану үсемлеккә зыян китерә.

Яктылык режимының бозылуы

Теплицада яктылык җитмәү дә, киресенчә артык көчле кояш нурлары да кыярга тискәре тәэсир итә. Яндыра торган кояш нурлары кукурбитацин синтезын көчәйтә.

Сорт үзенчәлекләре

Кайбер иске сортларда әчелек өчен җаваплы ген һәрвакыт актив була. Шуңа күрә алар хәтта яхшы тәрбия шартларында да әче булырга мөмкин. Ә заманча гибридларда селекционерлар бу үзенчәлекне шактый киметкәннәр, шуңа күрә аларда әчелек, гадәттә, көчле стресс вакытында гына күзәтелә.

Мәсәлән, «Нежинский», «Муромский» кебек иске сортлар ешрак әче була. Ә «Герман F1», «Кураж F1», «Эколь F1», «Щедрик F1» кебек заманча гибридлар бу яктан тотрыклырак санала.

Авырулар һәм корткычлар

Тля, акканат (белокрылка), трипс, үрмәкүч талпаны кебек корткычлар һөҗүм иткәндә, шулай ук кыяр мозаикасы, ончыл чык (мучнистая роса) кебек авырулар вакытында да үсемлек күбрәк кукурбитацин эшләп чыгара.

Кыяр әче булмасын өчен нәрсә эшләргә?

  • Кыярны җылы су белән даими сугарырга, бигрәк тә эссе көннәрдә атнага 3–4 тапкыр дымландырырга.
  • Суны турыдан-туры тамырга сибәргә, яфракларны чылатмаска.
  • Туфракның дымын саклау өчен түтәлләрне мульчаларга.
  • Салкын төннәрдә үсемлекләрне агроволокно белән капларга, теплицаны вакытында җилләтергә, кирәк булганда күләгәләү челтәрләре кулланырга.
  • Калийга бай ашламалар (көл, калий селитрасы, калий монофосфаты) кулланырга, свежий тирестән баш тартып, яхшы черегән компост яки черемә кертү яхшырак.
  • Җимеш бирү чорында азотлы ашламалар белән артык мавыкмаска.
  • Корткычларга һәм авыруларга каршы профилактика үткәрергә. Моның өчен биологик препаратлар, шулай ук суган кабыгы яки тәмәке тузаны төнәтмәләре кулланырга мөмкин.
  • Үсемлекләрне куе итеп утыртмаска, чүп үләннәрен вакытында утарга, сугарганнан соң туфракны йомшартып торырга.

Кыярны кайчан җыярга?

Белгечләр әйтүенчә, кукурбитацин күләме көндез иң югары дәрәҗәгә җитә. Шуңа күрә уңышны иртән яки кич белән җыю отышлырак. Моннан тыш, су сипкәннән соң 2–3 сәгать үткәч өзелгән кыярларның тәме дә яхшырак була.

Әгәр кыяр инде әче булса...

Әче кыярны бөтенләй ташларга ашыкмагыз. Кабыгын әрчеп яки 1–2 сәгать салкын суда тотып карарга мөмкин – бу әчелекне киметергә ярдәм итә. Өстәвенә, галимнәр фикеренчә, кукурбитацин аз күләмдә кеше организмы өчен файдалы биологик актив матдә булып та санала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading