16+

Ноябрьдә сәламәтлекне саклагыз!

Көннәр кыскарган, кояш сирәк күренгән ноябрьдә организм аеруча игътибар таләп итә.

Ноябрьдә сәламәтлекне саклагыз!

Көннәр кыскарган, кояш сирәк күренгән ноябрьдә организм аеруча игътибар таләп итә.

Салкын тиюдән һәм сезонлы авырулардан саклану өчен:

көн саен яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз, С витаминына бай ризыкларга өстенлек бирегез;

көн салкын булса да саф һавада йөрергә вакыт табыгыз;

җылы киенегез, аякларыгыз туңмасын;

кулларны еш юыгыз, бүлмәләрне җилләтегез;

йокыгыз туйганчы йоклагыз, көндәлек ял режимын саклагыз;

күңел төшенкелегенә бирелмәгез: якыннарыгыз белән аралашыгыз, үзегезгә ошаган эшләргә вакыт табыгыз.

Онытмагыз: сәламәтлекне саклау зур эшләрдән түгел, ә көн саен кабатлана торган кечкенә гадәтләрдән башлана!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading