16+

Өй куасы: баллысы да, балсызы. Кайсын сайларга?

29 июня 2025, 10:21
430
0
0
Уку өчен 3 минут

Эссе һава шартларында салкын ризык ашау теләге табигый.

Өй куасы: баллысы да, балсызы. Кайсын сайларга?

Эссе һава шартларында салкын ризык ашау теләге табигый.

Беренчедән, эссе булса да, организмга энергия чыганагы кирәк. Ә ул безгә ризык белән керә.  
Икенчедән, суыну, тәнне аз булса да сафландыру теләге кызуда аеруча да көчле була.  

Җәйге челләдә окрошка иң отышлы вариантларның берсе. Кайберәүләр классик ысулдан тайпылып, кефир яисә куас урынына альтернатив вариантлар эзлиләр. Мисал өчен, кокос сөте. Әмма аның белән ясалган окрошканың тәме бөтенләй башка булачак.  

Әгәр дә инде сез сәламәт яшәү рәвеше алып барасыз һәм дөрес тукланасыз, баллы ризыклардан баш тартасыз икән, кибеттәге куасны өйдә, шикәрсез ясалганы белән алыштырырга була. Һәрхәлдә, өйдә ясалган куаста шикәр комы ул кадәр кулланылмый. 

1 нче ысул 
Өйдә куас ясау өчен: 800 гр (2 буханка) “бородинский” ипие, 2 аш кашыгы бал, 400 гр шикәр комы, 2 чәй кашыгы коры чүпрә, 50 гр йөзем, 10 литр су кирәк булачак.  
Ипине телемләп турыйбыз. Духовкада максималь температурада киптерәбез. Ипинең өстне бераз гына көйгән кебек булырга тиеш.  

Кипкән ипине зур кәстрүлгә тутырабыз.  
Балны бераз гына суга салып эретәбез. Шул суга коры чүпрә өстәп, болгатабыз. Сохари өстенә шикәр комы, йөзем салабыз. Бал һәм эретелгән чүпрә катнашмасын өстибез. Шуның өстенә җылымса су салып, марля һәм сөлге белән каплыйбыз. Аннан соң 2 көнгә җылырак урынга куябыз.  

Башта куас баллы кебек тоелырга мөмкин.  
Әзер булганнан соң ипи кисәкләрен алып, банкага тутырыгыз һәм суыткычка куегыз. Аларны икенче тапкыр куас ясаганда кулланырга була. Икенче тапкыр ясаганда шул ук ризыкларны кулланыгыз. Әмма чүпрә кирәк булмаячак.  
Сыеклыкны исә марля аша сөзеп, пластик шешәләргә яисә банкаларга салып, суыткычка куегыз.  
Әлеге рецепт белән якынча 9 литр куас чыга.  

2 нче ысул  
Әлеге ысул буенча куас ясау өчен 5 телем “бородинский” ипие, 15 гр коры чүпрә һәм 3 литр су кирәк булачак.  
Ипине аз гына духовкада киптереп алыгыз. Аннан өстенә кайнап чыккан су салып, 3 сәгать тотыгыз. Тиешле вакыттан соң чүпрә өстәп, катнашманың өстен тукыма белән ябып, бер тәүлеккә җылы урында калдырыгыз.  
Тиешле вакыт узгач сыеклыкны сөзеп, шешәләргә тутырыгыз һәм җылы урында тагын 3 сәгать тоткач, 3-4 көнгә суыткычка куегыз.  

3 нче ысул 
Мондый ысулны күпләрегезнең ишеткәне дә юктыр әле. Кызыл чөгендер куасы ул! Мондый эчемлек организмны шлаглардан һәм токсиннардан чистарта.  
Кирәк булачак: 1 кг кызыл чөгендер, 2 литр су, 20 гр шикәр комы, 1 телем кара ипи, 1 тырнак сарымсак, тәменчә тоз.   
Чөгендерне юып, эре угычтан чыгарыгыз һәм 3 литрлы банкага салыгыз. Өстенә су агызыгыз.  
Банкага ипи, шикәр комы, тоз өстәгез.  
Өстен марля белән ябып, 3-4 көнгә җылы урынга куегыз. Әзер булгач сарымсак салыгыз һәм суыткычка куегыз. 

ФОТО: https://www.freepik.com/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading