16+

Орлык срогы чыккан булса да чәчәргә ярыймы? Бакчачылар өчен файдалы киңәшләр

Һәр бакчачының орлык саклый торган тартмасында элекке еллардан калган запас табыла.

Орлык срогы чыккан булса да чәчәргә ярыймы? Бакчачылар өчен файдалы киңәшләр

Һәр бакчачының орлык саклый торган тартмасында элекке еллардан калган запас табыла.

Каптагы язуларга карагач, күпләрендә срогы чыккан булуы ачыклана. Мондый очракта сорау туа: срогы чыккан орлыкларны чәчәргә ярыймы, әллә ташларгамы?

Орлык срогы нәрсә аңлата?

Орлыктагы реализация срогы – ул җитештерүче гарантия биргән вакыт. Бу чорда орлыклар югары тишелеш күрсәтергә тиеш. Әмма бу алар шул вакыттан соң бөтенләй тишелми дигән сүз түгел.

Чынлыкта орлыкның саклану вакыты түбәндәге факторларга бәйле:

* температура
* дымлылык
* яктылык
* орлыкның сыйфаты
* саклау шартлары

Орлыкларны ничек дөрес сакларга?

Идеаль шартлар:

* температура: +2…+10°C
* дымлылык: ~50%
* караңгы урын

Иң уңайлы ысул – орлыкларны кәгазь капларда контейнерга салып, суыткыч ишегендә саклау.

Әгәр температура +20°C тан югары булса яки дымлылык артык булса – орлыклар тиз “картая”.

Кайсы орлыклар озак саклана?

Орлыкларның тишелеш срогы культурага карап аерыла:

* Кыяр, кабак, патиссон – 6 ел
* Томат – 6–8 ел
* Карбыз, кавын – 7 ел
* Борыч – 5 ел
* Кишер, чөгендер – 4–5 ел
* Кәбестә – 4–6 ел
* Петрушка, укроп – 2–3 ел
* Борчак, фасоль – 5–6 ел
* Чәчәк орлыклары (петуния, лобелия) – 2 ел

 Шуны истә тотыгыз: соңгы елында тишелеш сизелерлек кими.

Иске орлыкларны тикшерү ысулы

Чәчкәнче орлыкларны тикшереп карау мөһим:

1. 10 орлык алыгыз
2. Дымлы чүпрәккә төрегез
3. Контейнерга салып, +25…28°C җылы урынга куегыз
4. 5–6 көн көтегез

Нәтиҗә:

* 9–10 тишелсә – бик яхшы
* 7–8 – норманы арттырырга
* 4–5 – кулланмаска яхшырак

Орлыкларны чәчүгә әзерләү

Яхшы тишелеш өчен:

* тозлы суда сайлау
* марганцовкада зарарсызландыру
* биостимуляторда (мәсәлән, “Энерген”) җебетү
* салкын һәм җылыда чиратлаштырып чыныктыру

Практик киңәшләр

* Кыярның 2–3 еллык орлыгы яхшырак уңыш бирә
* Калын кабыклы орлыкларны (кабак, борыч) бераз киссәң – тизрәк шыта
* Гранулланган орлыкларны эшкәртергә кирәкми
* Яңа орлыклар һәрвакыт ышанычлырак

Срогы чыккан орлыкларны ташларга ашыкмагыз. Дөрес сакланган булса, алар берничә елдан соң да тишелергә мөмкин. Әмма уңыш гарантиясе өчен орлыкларны тикшерү һәм дөрес әзерләү мөһим.

Хәмидә Гарипова
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading