16+

Помидор очының черүеннән ничек сакланырга?

Помидорның очы каралып черү – бакчачылар еш очрый торган проблемаларның берсе.

Помидор очының черүеннән ничек сакланырга?

Помидорның очы каралып черү – бакчачылар еш очрый торган проблемаларның берсе.

Күпләр аны йогышлы авыру дип уйлый, әмма күпчелек очракта моның сәбәбе – үсемлеккә дөрес тәрбия җитмәү һәм кальций җитешмәү.

1. Суны дөрес сибегез

Помидорны аз-азлап, әмма еш сугарырга ярамый. Мондый очракта дым туфракның өске катламында гына кала, ә тамырларга җитми.

  • эссе көннәрдә – атнага бер тапкыр;

  • һава температурасы 25 градус тирәсе булганда – 10 көнгә бер тапкыр сугару җитә.

Су туфракка 30–40 сантиметр тирәнлеккә кадәр үтеп керергә тиеш.

2. Азотлы ашламаны чамалап кулланыгыз

Азот артык күп булганда үсемлек туфрактан кальцийны начаррак үзләштерә. Шуңа күрә азотлы ашламаларны чәчәк атарга кадәр генә кулланырга киңәш ителә.

Әгәр помидор куаклары бик куе яшелләнеп, яфрак һәм сабак кына үстерә башласа («симерсә»), кальций селитрасы урынына кальций хелаты куллану яхшырак.

3. Туфракның әчелеген киметегез

Туфракның кислоталылыгы югары булса, үсемлек кальцийны җитәрлек күләмдә ала алмый. Мондый очракта көл ярдәм итә.

Көл эремәсе:

  • 1 стакан көлне 1 литр кайнар суга салыгыз;

  • 24 сәгать төнәтегез;

  • аннары 10 литр су һәм 1 аш кашыгы аш содасы кушыгыз;

  • әзер эремә белән помидор төбенә сибегез.

4. Кальций җитешмәвен тулыландырыгыз

Кальций селитрасын түбәндәгечә кулланырга мөмкин:

  • тамырдан тукландыру өчен – 10 литр суга 1 шырпы кабы күләмендә кальций селитрасы;

  • яфрактан сиптерү өчен – 10 литр суга 1 аш кашыгы кальций селитрасы.

Исегездә тотыгыз: кальций селитрасы составында азот та бар.

5. Чирнең беренче билгеләре күренсә

Зыян күргән помидорларны һәм борычларны өзеп алыгыз. Үсемлекнең үзен түгел, ә чери башлаган җимешләрен генә алып ташларга кирәк.

Халык ысулы буларак, 10 литр суга 1 литр авыл сөте кушып, үсемлекләргә сиптерергә мөмкин. Мондый эшкәртүне өч тапкыр үткәргәндә чирнең таралуы туктарга мөмкин.

Шулай ук төбенә акбур эремәсе сибәргә була:

  • 100 грамм акбурны 1 литр суда эретегез;

  • эремәне үсемлек төбенә салыгыз.

6. Туфракны йомшартып торыгыз

Һәр сугарудан соң туфракның өске катламын җиңелчә генә йомшартыгыз. Әмма тамырларга зыян китермәгез. Тамыр системасы зарарланса, үсемлек туфрактан кальцийны тиешенчә үзләштерә алмый, ә бу исә җимеш очының черүенә китерергә мөмкин.

Помидор очының черүен дәвалауга караганда булдырмый калу җиңелрәк. Дөрес сугару, ашламаларны чамалап куллану һәм туфракның торышын күзәтеп бару мул һәм сәламәт уңыш алырга ярдәм итәчәк.

Фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading