16+

Рәсеменә карап помидор чәчмиләр: бакчачылар өчен файдалы киңәшләр

Киңәшле эш тарткалмас. Тәския Вәгыйзова оештырган киңәшләр төркеменә килгән сораулар һәм җаваплар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Рәсеменә карап помидор чәчмиләр: бакчачылар өчен файдалы киңәшләр

Киңәшле эш тарткалмас. Тәския Вәгыйзова оештырган киңәшләр төркеменә килгән сораулар һәм җаваплар белән таныштыруны дәвам итәбез.

— Помидорның озак саклана торган сортларын языгыз әле?

— «Новичок», «Москвич», «Пузата хата», «Бочка мёда», «Интуиция», «Спасская башня», «Спрут F1», «Белый налив», «Биг Биф F1» сортлары озак саклана һәм мул уңыш бирә.

— «Дрова» сорты турында нәрсә әйтер идегез?

— Ул сорт тозларга һәм киптерергә яхшы.

Тәския Вәгыйзова:
— Кемгә ничек инде. Эче куышлы, киптерү өчен менә дигән. Каты булгач, узган ел утыртмадым.

— Тәския апа, сез нәрсәләр чәчтегез?

— Борыч, базилик, баклажан, яран гөл тишелде. Шушы көннәрдә помидор чәчәргә керешәм. Кисәтеп куям: сезнең өчен иртәрәк. Әйткәнемчә, безнең теплицада җылытылган түтәл. Ни өчен иртә утыртабызмы? Чөнки иртә утыртсаң — иртә өлгерә. Ләкин моның өчен җылытылган урын кирәк. Без иртә ашар өчен чәчәбез. Без ашап туйганда, башкаларныкы өлгереп кенә килгән була.

Быел яз начар килә дип куркыталар. Аллага тапшырдык — моны беребез дә алдан белми. Тәрәзә төбендә үсентеләр үстерәсегез икән, лампасыз булмый. Көн озыная, кояш күренә башлады, дип кенә яктылык җитми. Кичен дә лампа кабызырга кирәк. Тиешенчә яктыртылган үсемлекләр сузылып үсми, нык була.

Туфрак составына да игътибар итегез. Азот һәм башка кирәкле матдәләр булмаса, үсемлек үсә алмый. Кибет туфраклары кыйммәтләнде, мин сезгә сылтама җибәрдем. N — 220 мг/л, P — 200 мг/л, K — 200 мг/л, Mg — 30 мг/л, Ca — 170 мг/л, ачылыгы 5,5–6,5 булган туфракка өстенлек бирегез.

Туфрак нык ашланган булса, үсемлек симереп китмәсме, дип сораучылар бар. Үсемлек гомере — 120–150 көн. Сортлар, гибридлар бик күп, һәрберсенә аерым тәрбия кирәк. «Балчыкка утырттым да үсте» дигән заман узды.

Үсемлек бакчага нык булып чыгарга тиеш. Чирле үсентене теплицага утыртсагыз, уңыш көтмәгез — башкаларны да зарарлаячак. Помидор сортын рәсеменә карап кына сайламагыз: ничә метрга үсә, ничә көндә өлгерә — барысын да өйрәнегез. Тәрбияли алмасагыз, урын биләп утыртып тормагыз.

Биек помидорларны ян ботакларын алып, кальций, магний, калий белән тукландырып торырга кирәк. Боларсыз серкәләнү дә начар була. Матдәләр җитмәсә, чәчәк буш кына кала. Яфраклары бөгәрләнә, үсемлек авырый башлый.

Борыч белән баклажан да шул ук гаиләгә керә, ләкин алар тагын да нәзберек.

Зөлфия Шакирова:
— Көн саен диярлек буран. Теплицаларны карарга онытмагыз, өсләренә кар бик нык җыела. Вакытында көрәмәсәгез, сынарга мөмкин.

Тәския Вәгыйзова:
— Без инде ике тапкыр чистарттык. Ирем теплица эчендә ишекне ябып, шәм яндыра. Эсселек белән кар шуып төшә. Фитильле лампа куеп та чистартып була. Быел кар күп, авырлык тимерне бөгәргә мөмкин. Читтә бакчасы булганнарга да барып чистартырга киңәш итәм.

— Тәнзилә апага сорау: сарык бәтиләде, ләкин бәрәннәрен имезми. Коры сөт яки сыер сөте эчертергә ярыймы?

Тәнзилә Гыйбадуллина:
— Интернеттагы сату платформаларында кәҗә һәм сарык бәрәннәре өчен махсус сөт сатыла (ЗЦМ для овец и коз). Көнгә биш тапкыр 70 грамм эчертергә кирәк.

Газета өчен Лилия Нурмөхәммәтова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading