16+

Тир исен ничек бетерергә?

Хәзерге заманда тир исенә каршы көрәшә торган әллә ничә төрле спрейлар, дезодорантлар бар.

Тир исен ничек бетерергә?

Хәзерге заманда тир исенә каршы көрәшә торган әллә ничә төрле спрейлар, дезодорантлар бар.

Алар составлары һәм бәяләре ягыннан гына аерыла.
Тир исенә каршы көрәшү өчен нинди дезодорант кирәкдеген ачыклау өчен башта ис килүнең сәбәпләрен ачыкларга кирәк.

Дезодорант һәм антиперспирант — икесе ике төрле тәэсир ясый торган әйберләр.

Дезодорант тир исен бетереп кенә тора. Еш кына аның составында дезинфекцияли торган матдәләр була һәм алар микроблар үрчүне туктата.
Әмма дезодорант тир бүленүне туктатмаячак.

Антиперспирант, дезодаранттан аермалы буларак, тир бизләре эшчәнлеген вакытлыча туктатырга сәләтле. Аның составында алюминий тозлары була.
Тир исенә каршы тагын бер ысул — кристаллы дезодорант. Аның составында алюмокалийлы квасцлар бар. Бу дезодорант та микробларга каршы көрәшә. Аны душтан соң юеш тәнгә сөртәләр һәм ул 24 сәгать “эшли”.

Мондый дезодорантның уңай ягы — антиперспирант һәм башка төр дезодорантлардагы кебек химик матдәләр булмауда. Әмма кристаллы дезодарант тән тиресен кызартырга мөмкин. Шулай ук тән тиресе ияләнгәнче тир бүленеп чыгу да ешрак күзәтелүе бар.

Сүз уңаеннан, дезодорант һәм антиперспирант куллану күкрәктә яисә култык астындагы бизләрдә яман шеш китереп чыгара дигән фикер яши. Галимнәр тикшеренүләр үткәргән һәм моның дөреслеккә туры килмәвен ачыклаган.

Фото: https://ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading