16+

Укроп кемгә файдалы?

Ел әйләнәсе өстәлебездән төшмәүче, тәмле, шифалы аш тәмләткеч – укропның файдалы үзлекләре турында бик борынгы заманнарда ук белгәннәр.

Укроп кемгә файдалы?

Ел әйләнәсе өстәлебездән төшмәүче, тәмле, шифалы аш тәмләткеч – укропның файдалы үзлекләре турында бик борынгы заманнарда ук белгәннәр.

Борынгылар ялгышмаган

Укропның баш авыртуыннан коткаручы чара булуы турында Борынгы Мисыр папирусларында тәфсилләп язылган. Римлылар бәйрәмнәр вакытында кәефләрен күтәрү максатында, шулай ук кешеләр күпләп җыелган урында бер-берсеннән йогышлы чирләр йоктырмас өчен, башларына укроптан үрелгән такыялар киеп йөргән. Борынгы Рим табибы Диоскорид күз авыруларыннан интегүчеләрне укроп орлыгы төнәтмәсе, яшел укроп суты белән дәвалаган. Борынгы чорларның табиблары, укроптан үзләре ясаган төнәтмәләрне салкын тиеп авыручыларга, авыр чирләр кичерү, яралану аркасында хәлдән тайган кешеләргә, ашказаны, арка, бөер авыруларыннан җәфа чигүчеләргә эчерткән, җылыткыч компресслар ясаган. Болар хакында язмалар папирусларда сакланып калган.

Күп чирләрдән дәва

Үсемлекнең химик составы биологик актив матдәләргә, хуш исле эфир майларына, А, С, В, Р, РР төркемнәренә кергән витаминнарга, флавоноидларга, калий тозларына, кальций, фосфор, тимергә, микроэлементларга бай. Составы каротинга, С витаминына, тимер тозларына бай булганга күрә, гемоглобинны күтәрә, аз канлылык чирен уңышлы дәвалый. Халык медицинасында ашкайнатуга бәйле проблемалары булган кешеләргә: эчәклекнең кыскаруы – үткәрүчәнлеге кимегәндә, эч катканда; ашказаны согы бүленеп чыгу җитәрлек күләмдә булмаганда; бавырның үз вазыйфаларын тиешенчә үти алмавы сәбәпле, үт сыеклыгының аз күләмдә эшләнеп чыгу аркасында; үт куыгында проблемалар булганга, ашкайнату системасында ризык тиешенчә эшкәртелә алмаганда, укроптан ясалган төнәтмәләрне әлегәчә киң кулланалар. Эч каткан, газлар күп җыелу аркасында кабарып интектергән, эчәклектә көчле авыртулар җафа чиктергәндә, укроп үләнен төнәтеп эчү файда бирә. Бер учлам яңа өзелгән яки бер аш кашыгы киптерелгән укроп үләне өстенә 1,5 стакан кайнап торган су коеп, төреп куеп, 1 сәгать төнәткәч, сыеклыгын сөзеп алып, ашарга ярты сәгать кала берәр стакан эчәләр. 

Укропның орлыклары аеруча файдалы. 1 аш кашыгы укроп орлыгын термоска салып, шуңа 1 стакан кайнап торган су коеп, җылы урында бер тәүлек төнәтәбез. Сөзеп алган шифалы сыеклыкны өчкә бүлеп, көн дәвамында ач карынга эчәбез. Әлеге төнәтмә сидек куыгы ялкынсынганда – циститтан интеккәндә, бала тапканнан соң яки олыгайган кешенең корсак мускуллары шәлперәю сәбәпле сидек тотмау хастасыннан җәфа чиккәндә файда китерә икән.

Ул югары кан басымын әкренләп кенә төшереп, гипертоникларның хәлен яхшырта. Йокысызлыктан интегүчеләргә, нервлары какшаган кешеләргә, салкын тигәч яки грипп кичергәч йөткереп интегүчеләргә, бер аш кашыгы укроп орлыгын кофетарткычта ваклатып, 1 стакан шау кайнар суда ике-өч сәгать төнәткәч, сөзеп, өчкә бүлеп ашар алдыннан эчәргә тәкъдим итәләр. Яшел укропның яфракларыннан һәм сабакларыннан яңа сыгылган суты, ашказаны согы ачылыгы югары булган гастритлы кешеләргә бик файдалы. 1 бал кашыгы сокны, ярты стакан җылымса сөткә салып болгатып, бал кабып, көнгә өч мәртәбә ашаганнан соң эчәләр.

Җенси өлгерү чорына аяк баскан мәлдә, үсмерләрдә гормональ үзгәрешләр башлангач, бит тиресе бозылып, эре бетчәләр чыгып интектерә. Зарарланган урыннарга укроп төнәтмәсе белән чылаталар. Күзләр чиктән тыш арыганда, күз алмалары кызарганда, әлеге шифалы төнәтмә ярдәмгә килә.

Үсмерләргә сипкел чыга, җәй көне кояшта күп йөргәндә, күпләрнең бит тиресе купшаклана, олы яшьтәгеләрдә матдәләр алмашында хилафлыклар күзәтелгәндә, биткә, беләкләргә коңгырт-кара таплар, тутлар төшеп, кәефне кыра. Яшел укроп үләнен блендерда издереп, проблемалы урыннарга сылап куеп, сихәтле маскалар ясарга иренмәсәк, тән тиресе чистарып, агарып табигый төсен алачак. Укроптан ясалган эфир майлары даруханәләрдә, матурлык салоннарында сатыла.

Корсак куышлыгы органнарында авырту яки авырлык сизелгәндә, эч кабарып интектергәндә тынычландыру үзлегенә ия бу шифалы продуктны тәнгә сөртеп, массаж ясыйлар. Баш өянәгеннәр интегүчеләр аны чигәсенә сөртеп, шифасын күрә. Шикәр чиреннән интерүчеләр, ябыгу өчен диета тотучылар рационынында һәрдаим булырга тиешле продукт ул.

Һәркемгә дә килешми  

Борынгы фарсы галиме Әбугалисина, укропны чамасыз кулланучының башы авырта, дип санаган. Замана галимнәре әлеге фаразны фәнни раслаган. Зур дозаларының кан басымын төшерүе сәбәпле, хәлсезлек, аңны югалту, күз томанлану күзәтелә икән. Гипотоникларга аны бик аз күләмдә һәм сирәк кенә куллану тиеш. Укроп орлыгы авырлы ханымнарга килешми, карындагы яралгының төшү куркынычын арттыра. Андагы эфир майларының аллергия китереп чыгару очраклары теркәлгән. Укроп белән дәваланырга керешкәнче, кыен хәлләр килеп чыкмасын өчен табиб белән киңәшләшү зарури.  

Хәмидә Гарипова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading