16+

Агроном Нурия Фәйзрахманова: «Бер капчык арыш бер КАМАЗ тиресне алмаштыра»

Тәрәзә төпләрен помидор, борыч, баклажан үсентеләре бизи. Махсус җайланмалар белән тәрәзә төбенә үсентеле тартмаларны өчәр кат тезүчеләр дә бар хәтта. Берничә ел элек үстереп торасы да юк, кибеттән сатабыз да алабыз, диючеләр дә кабат бакчачылыкка кайттылар.

Агроном Нурия Фәйзрахманова: «Бер капчык арыш бер КАМАЗ тиресне алмаштыра»

Тәрәзә төпләрен помидор, борыч, баклажан үсентеләре бизи. Махсус җайланмалар белән тәрәзә төбенә үсентеле тартмаларны өчәр кат тезүчеләр дә бар хәтта. Берничә ел элек үстереп торасы да юк, кибеттән сатабыз да алабыз, диючеләр дә кабат бакчачылыкка кайттылар.

Сәбәпләре бик гади. Беренчедән, кибеттәге бәяләр халыкның акча янчыгына туры килми. Икенчедән, үзең үстергән - сыйфатлы һәм экологик яктан чиста. Хәер, тиз үстерәм, бакчамны кортсыз, чүпсез итәм дип, үз бакчаңны да агулап бетерергә мөмкин анысы. Бүген нинди генә ашлама, дару тәкъдим итмиләр. Без ничек итеп үзебезгә зыян салмый гына мул уңыш алып булу серләрен өйрәнербез. Киңәшчебез - 30 елдан артык Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан бүлекчәсендә агроном булып эшләгән Нурия Фәйзрахманова. Ул Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең «Казан» агросәнәгать паркында урнашкан сату ноктасында бакчачылык буенча киңәшләр бирә, организм өчен зыянлы булган химикатлар кулланмыйча гына халыкны экологик чиста яшелчәләр үстерергә өйрәтә.

Ел саен бәрәңге бакчасында чүп утап интегәбез. Быел бакчаның бер өлешен парга калдырсак дигән идек. Нинди культура чәчәргә һәм бу безне чүптән коткарырмы?


Салисә Галиуллина, Биектау районы.

Әлеге очракта иң яхшысы - арыш. Арыш барлык төр диярлек чүп үләннәрен бетерә һәм туфракны бик нык яхшырта, йомшарта. Юкка гына, бер капчык арыш бер КАМАЗ машинасы тиресне алмаштыра, димиләр. Арыш шулай ук черек авыруларыннан, бәрәңгене боза торган проволочниктан да ярдәм итә. Аны уңышларны җыеп алгач та чәчеп, туң төшкәнче җирне көрәк белән йомшартып куярга була. Ә инде җирне ял иттерү мөкинлеге бар икән, тагы да яхшы. Яз көне чәчегез дә көзен җирне эшкәртерсез, өлгергән орлыклар әле язга кабат тишелеп чыгып, кабат җирне ашлар.
Тагын бер культура белән таныштырып үтәсем килә, бу - горчица. Аны әле дә чәчәргә соң түгел. Помидор, борыч, баклажан өчен калдырылган мәйданнарга горчица чәчсәгез, ул тишелеп чыгып җирне дәваларга өлгерә. Горчица да чүп үләннәреннән коткара, черек, гөмбә авыруларыннан туфракны дәвалый. Аны бер сезонга өч, дүрт тапкыр чәчәргә була.

Алтын күз дигән бөҗәк турында аңлатып языгыз әле. Аны сатып алып бакчага җибәрәләр дип ишеткәнем бар. Ничек була ул?

Наил Саттаров, Арча районы.


Алтын күзне бакчачыларның иң якын ярдәмчесе дияргә була. Ул үзенең энәсе белән корткычларны личинкада чагында ук юк итә. Аның менә шундый үзлегеннән чыгып, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан бүлекчәсе белгечләре алтын күзнең личинкаларын үстерә башладылар. Алар кәгазь пластинкаларда урнаштырылган була. Без аларны өч литрлы банкаларда саклыйбыз, һава йөрсен өчен, өсләре марля белән каплана. Алып кайтып бакчага, теплицага җибәрсәгез, калганын үзләре эшли.


Бик тиздән өйдәге үсентеләрне теплицага чыгара башлаячакбыз. Тирес белән ашласаң, җылыда гөмбә чире, күбәләкләр үрчи. Химикатлар кулланмый гына ничек итеп туфракны ашлап була икән?

Әнвәр Мәхмүтов, Казан шәһәре.


Сорау бик урынлы. Теплицада гадәттәгедән җылырак була, без аны җилдән дә саклыйбыз, шуңа күрә һәртөрле авырулар монда тиз үрчи. Тиресне дөрес итеп кулланмаган очракта да бөтен уңышны юк итәргә була. Бу очракта мин «Триходермин» препаратын тәкъдим итәр идем. Бу - файдалы гөмбәчекләр. Ул табигатьнең үзеннән алынып махсус үстерелгән. Үсентеләрне утыртканчы җирне йомшартканда бераз гына кушсагыз да бик күп төрле мәшәкатьләрдән арынырга була. Ул авырулардан да саклый, үсентеләрнең тиз тамыр җибәреп, үсеп китүенә дә ярдәм итә. Утыртканнан соң да, аз гына суда болгатып, помидор, җиләк, кыяр төпләренә сибәргә була. Иң мөһиме, бу - биологик препарат. Аның бернинди дә зыяны юк. Теплицаны ашлама белән эшкәрткәндә, ул яшелчәләрне ашаганчы, шунда кереп эшләгәндә үк зыян сала. Пар белән сез үзегез дә агу сулаячаксыз.

Суганнан уңыш ала алмыйм. Сәбәп нидә икән?

Лилия Идрисова, Казан шәһәре.


Сәбәп - орлыкка дигән суганның ничек саклануында. Карап торышка ул бик әйбәт кебек күренергә мөмкин, ә уңыш юк. Шуңа күрә орлык суган сатып алганда бик очсыз бәягә алданмагыз. Саклану шартлары белән кызыксыныгыз. Монда температураның, дымлылыкның да шартларга туры килүе бик мөһим. Без үзебез сату өчен орлык суганны тикшерелгән, ышанычлы партнерлардан гына алабыз.



Бакчабыз урманга якын. Кыр тычканнары, сукыр тычкан, урман тычканы - бар да зыян сала. Җир кардан арынгач, хәйран калдым, газонны казып, әллә нинди юллар салып бетергәннәр. Агу кулланырга куркам.

Әлфия Гәлләмова, Яшел Үзән.


Мондый сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр гел булып тора. Яшь балалары, кош-кортлары булган гаиләләр өчен агу куллану аеруча куркыныч. Тычкан-күсе белән көрәшәм дип, үзеңнеке булмаса, күршеләреңнең тавыкларын, чебешләрен юк итәргә мөмкин. Соңгы елларда җәйге чорда бакчаларында тавык-чебеш тотучыларның да саны арта, белгәнебезчә, кимерүчеләр агуны ашаган җирдә ятып үлмиләр. Бүгенге көндә белгечләр яңадан-яңа препаратлар тәкъдим итеп торалар. Шуларның берсе «Денисюк, Пр». Өстенлеге - ул бары тик кимерүчеләргә генә тәэсир итә. Составында кимерүчеләр организмына зыян сала торган элементлар бар. Препаратны ашаганнан соң тычкан, күсе авырып үлә. Бу авыру башкаларына да иярә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading