Аякларда, бигрәк тә аяк киеме ышкылып йөрсә, сөялләр (мозоль- рус) барлыкка килә.
Әгәр дә аларны вакытында карамасаң, бу сөялләр катыга әйләнә.
Мондый сөялләрдән котылу өчен башта аякны җылы суга, диңгез тозы салып, 20-30 минутка тыгып торырга кирәк. Суга чәй агачы маен тамызырга була.
Суда йомшарганнан соң сөялгә җылытылган май сөртергә. Моның өчен зәйтүн яисә кастор мае куллана аласыз. Процедураны көн саен кабатларга.
Аш серкәсе һәм глицерин да бармаклардагы коры сөялләрне бетерергә ярдәм итә. Аларны 1:1 күләмендә кушып бутарга һәм суда йомшартылган сөялгә сөртеп, эластик бинт белән бәйләргә яисә пластырь ябыштырырга.
Сөялне алоэ яфрагы да бетерә ала. Моның өчен яфракны ярып, чи ягы белән тиренең каткан җиренә куярга һәм пластырь белән ябыштырырга кирәк.
Лимон согыннан компресс та әлеге проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк. Аны алдан суда йомшартылган аякка куярга.
Коры сөялләрне бетерергә теләсәгез, процедураларны атнага 2-3 тапкыр ясарга. Аякларны җылы суда җебетеп, пемза белән ышкырга да онытмагыз. Берничә атнадан табаннар йомшак һәм шома булачак. Беренче нәтиҗә 2 атнадан соң ук күренәчәк.
Коры сөялләрне лезвие белән кисә күрмәгез. Бу бик куркыныч.
Сөялләр чыкмасын өчен:
- кысан аяк киеме кимәгез;
- синтетик оеклардан баш тартыгыз;
- көн саен табаныгызга тирене тукландыра торган крем сөртергә тырышыгыз.
Әлеге гади генә киңәшләр аяк табаннары тиресен йомшак һәм шома килеш сакларга ярдәм итәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар