Леопард төсендәге баш киеме. Бу төс бөтен кешегә дә килешә, әмма аның дөрес формасын сайлый һәм кия белергә кирәк.
Мехлы кроссовкалар. Итеккә алмашка шулар килде.
Чалбарларны хәзер спорт белән классиканы бергә кушып тегәләр. Классик модельгә лампас тегәләр. Билбауны шнурлы кулиска (бил өлешен җыеп китереп тегү) алыштырды. Трендта һаман да кыска балаклы чалбарлар.
Элек без чәчәкле шифон күлмәкләрне җәй көне генә кисәк, хәзер кыш та кия алабыз. Аларны калын колготки, “авыр” ботинка, свитер һәм жилет белән киеп була.
Свитерның алгы ягы кыска, арты озын. Аларны әле дә яратып кияләр. Бу модельны пуховикларга да кулланалар.
Комментарийлар