16+

Аларны ашасаң, йокы килә

Кешегә начар тәэсир итә торган туклану продуктларының исемлеген булдырганнар. Аларны ашагач-эчкәч, кеше үзен ватылган кебек хис итә, аның йокысы килә, хәлсезлек күзәтелә.

Аларны ашасаң, йокы килә

Кешегә начар тәэсир итә торган туклану продуктларының исемлеген булдырганнар. Аларны ашагач-эчкәч, кеше үзен ватылган кебек хис итә, аның йокысы килә, хәлсезлек күзәтелә.

- Әлбәттә, кешене көчсезләндерә торган иң зыянлы продукт ул - спиртлы эчемлекләр.
- Тәмле тамакларның кәефе кырылачак, билгеле, әмма баллы ризыклар да кешенең хәлен ала. Тәм-томнар кандагы глюкозаның күләмен үзгәртә, шуңа күрә, организм бик тиз талчыга.
- Өченче урында - күркә ите. Монысы безгә әллә ни куркыныч түгел, чөнки әлеге диетик итне ашаучылар бездә күп очрамый. Әлеге ит составындагы аксымнар кешенең эшчәнлеген киметә.
- Чиратта - камыр ризыклары. Моңа өчпочмак, бөккәннәр генә түгел, ә шул ук токмач та керә. Болар да кешене тиз ардыра.
- Иң ахыргы урынга кыздырылган ризыклар калган. Билгеле булганча, мондый ризыклар ашказаны өчен бик тә зыянлы. Кыздырылган авыр ризыкны эшкәртеп чыгару өчен, организм күп көч сарыф итә. Шуңа да инде кайвакытта, туклыклы аштан соң, әйтик, кыздырган котлет, бәрәңге ашасак, йокы килә башлый...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading