Быелгы сезонда грипп узган ел белән чагыштырганда күпкә көчлерәк булачак, дип фаразлый Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы.
Грипп вирусының кайбер штаммнары да үзгәргән. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, грипп эпидемиясе октябрь-ноябрь айларына туры киләчәк, ди. Шул уңайдан «Грипп, ОРВИ һәм сулыш юллары авыруларын профилактикалау һәм дәвалау» Бөтенроссия белем бирү-профилактик программасының дүртенче этабы старт алган. Программа Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә уза. Грипп, ОРВИ һәм башка лор-органнар авыруларын профилактикалау зур әһәмияткә ия. Моның иң нәтиҗәле ысулы исә - борынны тулысынча юдыру. Алдынгы оториноларингологлар шулай ди. Шуңа бәйле рәвештә, 16-19 октябрь көннәрендә Казанда массакүләм акцияләр узачак. Аларда Казан халкы борын юдыру процедурасын өйрәнә алачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Комментарийлар