16+

Авыру булган бүлмәдәге вируслар башкаларга куркыныч түгел, яки, вирус, сине ничек юарга?..

Коронавирус зәхмәте белән ярты елдан артык көрәшәбез. Ә белгечләр һаман да әле кайсы дезинфекция чараларының отышлы булуын өйрәнә. Алып барган күзәтүләре белән уртаклашып баручылар да бар. Менә аларның киңәшләре:

Составында спирт булган эремәләр белән ишек тоткаларын, приборларны сөртергә була. Илле процентлы спиртлы эремә вирусны юкка чыгара ала, дигән фикердә белгечләр. 
Спиртлы салфеткалар кесә телефонын, планшетларны сөртергә җайлы. 
Бүлмәне җилләтү, юып чыгару да вирус күчү куркынычын киметә. Иң мөһиме – көненә берничә тапкыр җилләтү.
Антисептик алырга мөмкинлек булмаганда, өйдә үзегез дә ясый аласыз. 0,5 процентлы хлоргексидинга 40 процентлы спиртны (аракыны) бермә-бер кушыгыз. 
Коронавирусның өслекләрдә күпме яшәве турында да бәхәсләр күп булды. Башка вируслар кебек үк, аның тышкы тирәлектә озак яшәмәве билгеле. Өч тәүлектән соң вирус кисәкчекләренең йогу сәләте бетә. Авыру булган бүлмәдәге вируслар башкаларга куркыныч түгел. 
Урамнан кергәч тә, өске киемне салып, элеп куярга, аның белән бүлмә буйлап йөрергә кирәкми. Аннары тизрәк кулыгызны юыгыз. 
Җиләк-җимешне һәм яшелчәләрне җылы су белән юу да җитә.

Фото: pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading