Кара көзгә кергәндә, күпчелек гөлләр йокыга тала, ә Бразилиянең, Көньяк Американың җылы, дымлы тропик урманнарыннан күченеп килгән сөйкемле кунагыбыз - шлюмбергер, киресенчә, бу вакытта чәчәккә бөреләнә башлый.
Чәнечкеле булмаса да, ул кактуслар гаиләсенә керә, зигокактус дигән атамасы да бар. Бу суккулент үсемлек туган җирендә бик нык дымлы, ярымкүләгәле тропик урманнарда агачларның тамырларына, кәүсәләренә ябышып үсә, шуларның суты белән туклана. Аны гади халык телендә декабрист, Раштуа гөле дип атап йөртүләре юкка түгел. Ул ноябрьнең икенче яртысыннан башлап, декабрь-гыйнвар айлары дәвамында мамыктай ап-ак, кура җиләге төсле, куе ал, җете кызыл, шәмәхә, алсу, сап-сары, әфлисун кабыгы төсләрендәге шау чәчәкләргә күмелеп, безне сөендереп, озаклап балкып утыра.
Ул матур гына түгел, сәламәтлеккә дә файдалы. Бүлмәнең һавасын зарарлы микроблардан арындыра, телевизордан, компьютер, планшет, кесә телефоннарыннан таралган электромагнит дулкыннардан чистарта. Әгәр өегезгә сезгә зыян салырга теләгән, начар ниятле, кара эчле кеше кергән булса, гөл шунда ук кара энергияне сизеп ала, аны үзенә йотуы сәбәпле, ул яман кеше чыгып киткәч, авырый, сула башлый, хәтта корырга да мөмкин, дигән ышану яши.
Безнең төбәктә аны итләч буынтыкларын тамырландырып, ачылыгы түбән, көпшәк, су һәм һава үткәрүчәнлеге әйбәт булган туфракта, бигүк тирән булмаган, җыйнак кына чүлмәккә утыртып үстерәләр.
Туфрагына торф, перлит кушабыз, савытның өчтән беренә дренаж сыйфатында керамзит салып калдырабыз. Болай матавыкланасыбыз килмәсә, бакчачылыкка махсуслашкан сәүдә ноктасыннан яки чәчәк кибетеннән “Добрая сила” дигән торфлы-комлы, микроэлементлар, туклыклы матдәләр белән баетылган универсаль әзер катнашмага утыртып үстерәбез. (Аңа, декабристтан тыш, күптөрле бүлмә гөлләрен, яшелчә рассадасын утыртып була). Күпчелек бүлмә гөлләреннән аермалы буларак, декабрист турыдан-туры төшүче җылы, якты кояш нурларын өнәми. Аны яз уртасыннан көзгәчә балконның, веранданың яки фатирыбызның ярымкүләгәле урынында тотарга туры килә.
Эссе җәйдә гөлебез корымасын өчен, төбенә җылы су сибүдән тыш, айга берничә мәртәбә баштанаяк коендырырырга онытмыйбыз. Чәчәккә әйбәт бөреләнсен, ганҗәләре күп булсын өчен, декабристны көз көне салкынча урында тотабыз. Тамырлары черемәсен өчен, бу вакытта суны бик сирәк һәм аз күләмдә сибәбез.
Гөлне өйгә алып кергәч, төньякка караган тәрәзә төбенә куярга кирәк. Тымызыкландырып төнәтелгән җылы суны төбенә яки аскуймага даими сибүдән тыш, ара-тирә пульверизатордан гөлнең өстенә дә су бөркесәк, ул чирләмәс. Бөреләнгән гөлне урыныныннан күчерергә, төрле якка боргаларга ярамый, юкса, чәчәкләре коелачак. Гөл чәчәк атып туктаганнан соң, бер ай узгач, берничә буынтыгын борып өзеп алып, яңа савытка утыртып үрчетергә ярый. Буынтыкларын өзеп алгач, шунда күмер оны сибеп, ана үсемлекне инфекция үтеп керүдән саклыйбыз.
Вегетация чорында гөлләргә, азотлы ашламаларга, гумин кислоталарына, микроэлементларга бай, суккулентларга тәгаенләнгән махсус сыек ашлама сибү таләп ителсә, чәчәк ату чорына кергәч, калийлы, фосфорлы ашламалар куллану отышлы. Җәй көне гөлебез + 20 – 27 С градуслы температурада үзен әйбәт хис итә. Сентябрьдән алып ноябрьнең беренче ункөнлегенә чаклы +14 - 18С градуста тотабыз. Сентябрь-ноябрьдә гөл төбендәге субстрат тәмам кипкәч кенә сугарырга ярый.
Гөл шаулап чәчәк атканда, шулай ук язгы -җәйге вегетация чорында яшел буынтыклары актив үскәндә, суны даими сибәбез, чүлмәктәге туфрак һәрдаим беркадәр дымлы булырга тиеш. Суны, юмартланып, артыграк сибеп кую зыян китерә - гөмбәчек чирләре баш калкыта, тамырлары чери башлый. Хәлсезләнгән үсемлеккә корткыч үрмәкүч талпаннары, щитовкалар һөҗүм итәргә мөмкин. Алардан Bona Forte (Боне Форте) спрее коткара.
“Ничек ашларга?” - дигән урынлы сорау туа. “Красота” сериясендә эшләп чыгарылган, кактусларга, суккулентларга махсуслашкан Bona Forte ашламасын табу авыр түгел. Аның составы декабрист гөле таләпләренә туры килә. Декабрист чәчәк аткан чорда атнага бер, ул “йокыга талган” чорда айга бер мәртәбә тукландыру зарури. Гөлебез матур булып, савытның әйләнәсен тутырып, як-якка тигез таралып төшеп, мөлдерәп үссен, чәчәкләре мулдан булсын өчен, аны формалаштырырга туры килә. Берүк пычак белән кисә күрмәгез! Чирле, карт, артык читкә киткән, ямьсез тырпайган өлешләреннән котылу өчен, кирәксез пластинкаларын бары тик борып өзеп кенә алабыз.
Гөл чәчәк атып туктаганнан соң, бер ай узгач, яңа үсемлек утыртып үстерергә ниятләсәк, сәламәт ана гөлнең кимендә ике-өч буынтыклы өлешен өзеп алып, бер тәүлек кипшендергәч, кечкенә күләмле сай савытка тутырылган торфлы-комлы-вермикулитлы туфракка утыртып куеп, өстенә пластик пакет каплап тамырландыру сорала. Яңа буынтыгы үсеп чыга башлагач, япмасын салдырабыз.
Яшь гөлне ел саен күчереп утыртырга, картая төшкәнен 4-5 елга бер күчерергә кирәк, дип язалар. Кайберәүләр “картайган” гөлләренең тамырын кузгалтмыйча, туфрагының өске өлешен генә алыштыра икән. Савыты тамырлар белән тулса, алар өскә калкып, гөл төбеннән күренеп тора башлый, йә сузаеп дренаж тишекләреннән килеп чыга. Яңа савытка күчергәндә, аның элеккегесеннән беркадәр киңрәк булуы зарури. Савыт тирән булмасын, күчергәндә, тамыр муентыгы күмелеп калмасын.
Декабрист – озын гомерле гөл. Ул кимендә 15-20 ел безне матур чәчәкләре белән сөендерергә, Яңа ел табынын бизәргә сәләтле. Иренмик, утыртып үстереп, якыннарыбызны сөендерик, фатирыбызның һавасын сафландырыйк әле, хөрмәтле хуҗабикәләр!
Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: freepik.com
Комментарийлар