Әйдәгез, бу язда тәвәккәллик!
Тәме татлы кара җиләкнекенә охшаш, витаминнары, туклыклы матдәләре аныкыннан күбрәк. Бер урында 50-80 ел үсеп, уңыш бирергә, тамырдан үрчергә, сабактан, орлыктан үсәргә сәләтле. Учарлы чугындагы укмашлы, татлы, сусыл җимешләре күпкә эрерәк, уңышы гаҗәеп мулдан - бер төбеннән 12-13 кг җыеп алырга була, сәламәтлек өчен файдасы галәмәт зурдан. Куагының кәрләләре дә була, озын сабаклы гибридларының буе 2 метрга җитәргә мөмкин. Эллипска охшаган, эре, тыгыз, ялтырап торган яшел яфраклары, көзгә кергәч, янып торган куе ал төскә кереп, бакча бизәгенә әверелә.
Туфрагының ачылыгы кимесә, яфраклары җәен дә саргая, кызыл таплыга әйләнә башлап, бездән ярдәм сорый. Май уртасында сыек алсу, аксыл төстәге, формасы ландышныкына охшаган бокал рәвешендәге чуклы чәчәкләре белән сөендерергә керешә. Июль азагында хуш исле, татлы, эре, күксел зәңгәр, шәмәхә төстәге сусыл җиләкләре тулышып пешә башлый, август азагына чаклы берөзлексез җимеш биреп сөендерә. Чуктагы җимешләре чиратлап өлгерә, шунлыктан пешкәннәрен даими җыеп торырга туры килә. Корткычлардан курыкмый, кояшлы урында үссә, чирләми. Бакчага кимендә өч сорттагы күк җиләк утыртырга кирәк, чөнки ул читтән серкәләнгәндә генә уңышын мулдан бирә. Күршесендә гәрчич, клевер, фацелия кебек бал кортларын җәлеп итүче сидератлар, ачы туфракны яратучы мүк җиләге, саз җиләге үссә, уңышы бермә-бер күбрәк булачак.
Ул кара карлыган белән дус түгел, аннан бүленеп чыккан эфир майлары исен авыр кичерә. Күк җиләк В1төркеменә кергән, С, D, А, E, K ,PP витаминнарына, антиоксидантларга бай булуы белән кадерле. Аның составында калий, кальций, фосфор кебек макро-, магний, бакыр, тимер, йод, селен, көмеш кебек микроэлементлар бар. Антоциан, полифинол антиоксидантларына бай булганга күрә, яман шеш күзәнәкләренә яралырга, үрчергә ирек бирми. Канны, кан тамырларын, аеруча баш миендәге нечкә капиллярларны агулардан, шлаклардан чистарта, шуңа күрә инфаркт, инсульт чирләрен булдырмый калырга ярдәм итә. Даими кулланып, күз күрүен яхшыртып була, глаукома, катаракта чирләренә азынырга ирек бирми. Ашкайнату органнарына уңай тәэсире зурдан, күзәнәкләрне картаюдан саклый, организмны яшәртә.
Файдалы үзлекләре санап бетергесез бу куак, кояшлы урман аланнарының сазлыклы ачы туфрагында әйбәт үсә. Бакчабызга язын апрель азагы - май башында, көзен - август азагыннан башлап сентябрь ахрына чаклы, якты кояшлы (!) урынга утыртырга кирәк. Язын утырту кулаерак. Күләгәдә чәчәк ата алмый.
Утырту чокырын бу эшкә керешкәнче ике атнага иртәрәк казып куябыз. Казый башларга 2-3 сәгать кала, 10 л суга 4 аш кашыгы лимон кислотасы салып болгатып, һәр кв метрга берәр чиләк сибеп чыгабыз. Өч төп утыртсак, өч чиләк эремә ясыйбыз. Химик препаратлар, аш серкәсе сибәргә ярамый, тамырлары яначак.Утырту чокырының диаметры 60 см, тирәнлеге 70-80 см булырга тиеш, куакларның үрчеп, киңәясен исәкә алып, бер берсенән 1,5 м ераклыкта урнаштырырга кирәк.
Чокыр төбенә дренаж өчен 6-7 см калынлыкта кирпеч ватыклары тутырабыз. Яртышар чиләк ылыс, урман туфрагы болгатып түшибез. 1:10:2 нисбәтендә алынган уңдырышлы туфрак, өске катламнан казып алынган ачы торф (ул кибеттә сатыла!), компостны әйбәтләп болгаткач, 2 аш кашыгы суперфосфат, 1,5 аш кашыгы калий сульфаты өстәп җибәрәбез. Ачылыкны озаккарак саклау өчен, әзер субстратка күкерт сибеп калдыру отышлы гамәл икән. Күләме бу препаратның кабында язылган. Үсентеләрне утыртканчы берничә сәгатькә җылы суга тыгып торып, тамырларын суга туендырабыз. Табигатьтәге туганнары сазлыкта үскәнгә күрә, бакчабыздагысы да су эчәргә бик ярата.
Көздән утыртып калдырган җиләк куакларына, кар эрүгә, 10 л суда 2 аш кашыгы сидекчә салып болгатып сибеп тукландырабыз. Кар сулары туфрактан юып алып киткән кислоталары ачылыгын күк җиләккә кирәкле кимәлгә китерү өчен, 2 аш кашыгы лимон кислотасын 10 л суда эретеп һәр төпкә берәр чиләк сибәбез. Җәй уртасында, кичтән әйбәтләп чиста җылымса су белән сугарылган һәр куакны, 1:10 нисбәтендә су белән сыекланган, 10 л лы берәр чиләк тирес ачыткысы белән ашларга киңәш итүчеләр бар. Белгечләрнең кайберсе: ул органик ашламаларны өнәми, уңыш биреп бетерүгә, суперфосфат белән генә тукландырырга кирәк, дип саный.
Сентябрь азагында фосфор, калий һәм микроэлементлардан торган көзге комплекслы минераль ашлама белән тукландырабыз. Дозасы ашламаның кабында язылган. Ашлама сипкәч, аны куак әйләнәсендәге туфрак белән аралаштыру зарури. Октябрь ахырында югарыда аталган күләмдә лимон кислотасы эремәсе сибеп чыгучылар бар. Утыртканнан соң тәүге 3-4 дүрт елда күк җиләкне кисеп формалаштырасы юк.
Патриот, Свитхарт, Голд траубе, Разз, Дениз голубая, Либерти - Халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаган, мул уңышлы, ышанычлы сортлар. Үсентеләрен бакчачылыкка махсуслашкан кибетләрдән сатып алырга, Интернеттан заказ биреп кайтартырга була. 3-4 яшьлек куаклар утыртсак, тизрәк тернәкләнеп, иртәрәк уңыш бирә башлыйлар, гибридларының уңышы мулрак, дип язалар. Бакчабызга берьюлы кимендә өч сортны утыртырга кирәклеген онытмыйк.
Хәмидә Гарипова.Казан
Фото: freepik.com
Комментарийлар