16+

Бавыр өчен кирәк булган биш продукт

Бавыр безнең организмның иң мөһим органы. Әмма дөрес тукланмау, стресслар, дарулар һәм алкоголь аркасында аның эшчәнлеге бозыла.

Бавыр өчен кирәк булган биш продукт

Бавыр безнең организмның иң мөһим органы. Әмма дөрес тукланмау, стресслар, дарулар һәм алкоголь аркасында аның эшчәнлеге бозыла.

Шуңа да дөрес яшәү рәвеше алып барырга һәм рационга файдалы продуктлар кертеп, ашкайнату системасына ярдәм итеп торырга кирәк. 

Кабак йомшагында А витамины (каротиноидлар), Омега 3-6 майлы кислоталары бар. Аның составындагы клетчатка ялкынсынуга каршы тәэсир итә, бу үз чиратында ашкайнатуга уңай йогынты ясый. 

Чөгендердә А, В (В1, В2, В6, фолий кислотасы) төркеме витаминнары һәм баввыр күзәнәкләре өчен төзелеш материалы булып торагн фосфор бар. 

Кызыл төсле чия, кура һәм мүк җиләгендә каротин (А витамины), аскорбин кислотасы, пектин һәм клетчатка күп.   

Яшел чәйдә С витамины бар һәм шуның белән ул көчле антиоксидант булып тора.

Куркума дигән тәмләткеч эфир майларына бай. 

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading