Ясмыкның (чечевица) даны төрле илләргә таралган. Борынгы Мисыр кешеләре аның оныннан пешерелгән ипине фараоннар каберлекләренә сала торган булганнар.
Грекларда ясмык белән бәйле мәкаль дә бар: «Акыллы кеше үз ясмыгын пешерә белә». Германиядә бу ризыкны бүгенге көндә дә бик олылыйлар. Аны Яңа ел бәйрәмнәрендә табынның түренә куялар. Алманнар аның уңыш китерү көченә ия булуына ышаналар. Шуны әйтергә кирәк - ясмык элек бик кыйммәт йөргән. Шуңа да аны байлар ризыгы дип санаганнар.
Ясмыктан пешерелгән ризыклардан баш тарткан кешеләр бик зур хата ясый, ди диетологлар. Туклыклыгына карасак, ул ипи белән итне дә алыштыра ала икән. Ясмык А, В, С витаминнарына, аксымга, углевод, калий, кальций, магний, цинк, тимер, фосфор һ.б. кеше организмына кирәкле микроэлементларга бай. Галимнәр раславынча, анда бик күп фолий кислотасы бар, ул исә онкологик авыруларга каршы торырга ярдәм итә.
Борын-борыннан ясмыкны сихерчеләр, өшкерүчеләр, кеше организмына бик файдалы булганы өчен, еш кулланып килгәннәр. Бүгенгесе көндә аны йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеге бозылган кешеләргә кулланырга киңәш итәләр. Шулай ук шикәр авыруыннан интеккән кешеләр дә ясмыктан пешерелгән төрле ризыкларны курыкмыйча авыз итә ала, чөнки бу ризык кандагы шикәрне нормальләштерергә ярдәм итә. Әгәр дә сез язва, гастрит кебек ашказаны авыруларыннан интегәсез икән, иртә-кич ясмыктан боламык ясап ашагыз. Булачак әниләргә дә табиблар ясмыктан пешерелгән ризыклар кулланырга киңәш итә.
Ясмык дөньяда иң зарарсыз ризыкларның берсе булып санала. Чөнки ул, башка үсемлекләргә караганда, үзенә зарарлы нитратларны сеңдерми.
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар