16+

Бер елга 270 йомырка һәм 24 килограмм шикәр ашарга кирәк

Яңа елдан Россиядә сәламәт туклануның яңа кагыйдәләрен эшләгәннәр. Сәламәтлек саклау министрлыгы төзегән продуктлар исемлегендә икмәк тә, макарон, бәрәңге, ит, май да - барысы бар. Яшелчә белән җиләк-җимеш тә читтә калмаган. Нәрсә ашап торырга тиешлегебезне генә түгел, аларны елына күпме кулланырга кирәклеген дә язарга онытмаганнар.

Диетолог Анна Кузина сүзләренчә, әлеге исемлектә кешегә кирәкле бөтен продуктлар да бар. Аларны дөрес итеп әзерләп ашаганда, сәламәтлек өчен файдасы зур.

- Эремчек, ботканы балалар ашамый дибез. Алар гына түгел, олылар да яратмаска мөмкин. Әйтик, солы боткасын. Аңарга бал яки алма, яисә кайнатма, джем, күрәгә, йөзем салып ашасаң, аңардан да тәмле әйбер юк. Эремчеккә дә шул ук җиләк-җимеш турап салырга яки бал-кайнатма кушып ашарга киңәш итәм. Эремчекне блендер аша чыгарсаң, каймак кебек йомшак була. Болай иткәндә, ул үзенә күрә бер десерт кебек ашала. Чикләвекләр дә өстәп җибәрә аласыз. Эчемлек дигәндә, чәй яки каһвә генә эчәргә димәгән. Җиләк-җимеш, кипкән җимешләрдән компот кайнатып та куярга, өй шартларында лимонад ясарга була, - дип сөйләде безгә Анна Кузина.

Диетолог әйтүенчә, ит яки башка продуктларны елына күпме ашарга кирәклеген һәр кеше үзе хәл итә. Әмма ит белән ипигә караганда балык, яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләрне күбрәк кулланырга тырышырга кирәк, дип ки­ңәш итте ул безгә.

Нәрсәне күпме ашарга (бер елга)

  • Икмәк продуктлары (ипи һәм макарон эшләнмәләре) - 94 кг
  • бәрәңге - 90 кг
  • үсемлек мае - 7 кг
  • йомырка - 270 данә
  • ит продуктлары (иң күбе кош итен кулланырга кирәк, аннары сыер, дуңгыз, сарык ите) - 76 кг
  • җиләк-җимеш - 100 кг
  • яшелчә - 140 кг
  • балык продуктлары - 24 кг
  • сөт һәм сөт ризыклары - 340 кг
  • сыр - 6 кг
  • шикәр - 24 кг

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading