16+

Беренче сыйныфка баручы бала нәрсәләр эшли белергә тиеш?

Беренче сыйныфка баручы бала түбәндәгеләрне эшли белергә тиеш:

Беренче сыйныфка баручы бала түбәндәгеләрне эшли белергә тиеш:

1. Исемен, фамилиясен, яшен, яшәгән шәһәрен, өенең адресын, әти-әнисенең исемен әйтеп бирә алырга тиеш. Дөрес, кайвакыт бу мәгълүматларны белсә дә, таныш булмаган кешеләр янында ул оялып яки каушап калырга мөмкин.  

2. Сүзлек запасы никадәрле күп булса, балага мәктәптә шуның кадәрле җайлырак булачак.

3. Предметларны төркемнәргә аера белергә, иң күп таралган үсемлек, бөҗәк, хайван, җимеш, агач исемнәрен әйтә белергә;

4. Атна көннәре, ел фасыллары, елдагы айлар санын әйтә белергә;

5. “Уң” һәм “сул”ны аера, төймәсен төймәли, бауларны бәйли белергә;

6. Кайчы, каләм, карандаш белән эшли белергә, геометрик фигураларны кисә белергә тиеш.

Фото: detstrana.ru

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading