Күп кенә кызлар, фигуралары бозылудан куркып, шоколадтан баш тарта. Ләкин бу татлы ризыкның зыянына караганда файдасы күбрәк икән. Галимнәр фикеренчә, ачы, кара шоколад тән тиресен яшәртә торган антиоксидантларга бик бай. Шулай ук шоколадта бик күп витаминнар, магний, кальций, тимер, цинк, фосфор, марганец та бар. Файдалы микроэлементлар составына карасак, шоколад бары...
Күп кенә кызлар, фигуралары бозылудан куркып, шоколадтан баш тарта. Ләкин бу татлы ризыкның зыянына караганда файдасы күбрәк икән. Галимнәр фикеренчә, ачы, кара шоколад тән тиресен яшәртә торган антиоксидантларга бик бай. Шулай ук шоколадта бик күп витаминнар, магний, кальций, тимер, цинк, фосфор, марганец та бар. Файдалы микроэлементлар составына карасак, шоколад бары диңгез тозыннан гына калыша.
Бүгенгесе көндә шоколадны косметик чара буларак бик еш кулланалар. Аеруча шоколадтан битлекләр ясау бик популяр. Бу татлы битлек тән тиресен йомшарта, җыерчыклар барлыкка килү процессын акрынайта, тәндәге вак җәрәхәтләрне, кутырларны бетерергә ярдәм итә. Шоколад составында булган какао мае тән күзәнәкләрендә коллаген, эластин барлыкка китерүче витаминнар бүлеп чыгара, тәндәге матдәләр алмашын яхшырта. Ә шоколад исе бүлеп чыгарган эндрофиннар кәефне күтәрә.
Матур булу серләре
20-30 г эретелгән җылы шоколадка солы оны, бер чәй кашыгы зәйтүн мае салыгыз да яхшылап болгатыгыз. Битлекне муенга, биткә сылагыз. Майлы бит тиресеннән кала, бу битлек барлык тән төрләренә дә килешә. Битлек тәнгә тәмле шоколад исе генә биреп калмыйча, күзәнәкләр алмашын яхшыртырга да ярдәм итә.
* * *
Ваклатылган каһвәне какао порошогы белән болгатыгыз, шуңа зәйтүн мае салыгыз. Боламык халәтенә кадәр җиткәнче болгатыгыз. Скрабны тән тиресенә сылаганнан соң, бер-ике минуттан юып төшерегез. Каһвә составында бик файдалы эфир майлары, энзима бар. Ә зәйтүн мае тән тиресен ефәк тукыма кебек йомшарта.
Шоколадтан битлекләр ясаганнан соң, кайвакыт тәнгә алтынсу төс керә. Моны үсемлек мае белән бетереп була. Уңышлар сезгә!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар