16+

Борыч үсентесен тәрбияләү серләре

Тәрәзә төпләребездә күңелләрне сөендереп, яшеллеккә күмелеп утырган нәни борыч үсентеләреннән җәй көне мул уңыш үстереп алырга өметләнсәк, аңа бүгеннән үк уңайлы шартлар тудыру зарури. 

Борыч үсентесен тәрбияләү серләре

Тәрәзә төпләребездә күңелләрне сөендереп, яшеллеккә күмелеп утырган нәни борыч үсентеләреннән җәй көне мул уңыш үстереп алырга өметләнсәк, аңа бүгеннән үк уңайлы шартлар тудыру зарури. 

Борыч үсентеләре үсә торган вак тартмачыкларның төпләрендә дренаж тишекләре булуы мәҗбүри. Бу җылы як үсемлегенә уңдырышлы туфракның көпшәк, һава һәм су үткәрүчән, һәрчак беркадәр дымлы, бүлмә температурасының +23-25 С җылы булуы таләп ителә. 

Борычлар 14-16 сәгать дәвамында яктыртуга мохтаҗ, шунлыктан көннәр озайганчы, үсемлекләрне иртәле-кичле берничә сәгать фитолампа астында тотабыз. Борыч үсентеләрен түтәлгә күчергәч, суны шактый күп итеп һәм еш сипсәк тә, тәрәзә төбендә үстергән чорда, туфрагын суга батырырга, яфракларын, сабакларын чылатырга ярамый. Караяк гөмбәчекләре баш калкытып, бөтен үсемлекләрнең тамырын ашап, черетеп, ике-өч көндә юк итәргә мөмкин.

Тишелеп чыкканнан соң, 10-12 көн дәвамында үсемлекләрне тукландырырга кирәкми, чөнки старт өчен кирәкле файдалы матдәләрне орлыклары биреп калдырган була. Борычның үзенчәлеге шунда: ул беренче нәүбәттә тамырларын формалаштыра. Сабаклары, яфраклары үсеше, чәчәкләренең саны, җимшәннәренең сыйфаты, үсентенең ныклыгы, тамырларының көчле һәм тармаклы булуына турыдан-туры бәйле. 

Үсемлекләр тишелеп чыгып, 18-20 көн үткәннән соң, беренче мәртәбә ашларга ярый. Бу вакытта анда берничә пар чын яфрагы үсеп чыккан була инде. Әгәр үсентеләрне пикировка ясап, берәмләп күчереп утыртырга җыенсагыз, аларны стресстан саклау өчен, бу эшкә керешергә берничә көн кала, яфракларына “Энерген” яки “Эпин” биостимуляторының сыек эремәсен бөркү отышлы. Күчереп утырткач, яңа урында тернәкләнү өчен, кимендә атна- ун көн вакыт таләп ителә. Шуннан соң, “Пекацид” кебек табигый ашлама белән тукландырырга була.

 Шәхсән үзем борыч белән баклажанның күчереп утыртканны өнәмәвен, бу очракта уңыш бирә башлавын ике атнага кичектерәчәген төгәл белгәнгә күрә, орлыкларын ярты литрлы пластик савытларга турыдан-туры берәмләп яки парлап чәчәм. 20 көнлек үсемлекләрне калий монофасфаты белән ашлауга өстенлек бирәм. 1 литр җылы суда 1 грамм ашлама эретеп, борычның сабакларына, яфракларына тидермичә генә, энәсез шприц белән савытларының эчке әйләнәсендәге дымлы туфракка сак кына сибеп чыгам. Фосфор күләме 52% булганга күрә, бу препарат белән тукландыргач, борычның тамырлары бик әйбәт үсә, составындагы калий макроэлементы үсемлекнең иммунитетын күтәрә, киләчәк уңышына нигез сала. 

Икеләтелгән суперфосфат эретеп сибүчеләр бар. Ул исә туфракның ачылыгын арттыра, ә борыч нейтраль составлы туфракта әйбәт үсә һәм мул уңыш бирә. Әгәр үсемлекләрнең яфраклары саргая төшүен, вагая баруын сизеп алсагыз, аңа азот җитми дигән сүз. Бу очракта 1 литр җылы суда 1 грамм аммиак селитрасы эретеп сибү “ашыгыч ярдәм” ролен үти. 

Борычка магний микроэлементы үсеш чоры дәвамында кирәк. Бер айлык үсентене 0,5 грамм магний сульфатын 1 литр җылы суда эретеп тукландырабыз. Түтәлгә чыгарып утырткач, үсемлекләрне ашлаганда, үсеш этабына ярашлы рәвештә, бу макроэлементның күләмен арттыра барырга: 1 литр суга 1-1,5 грамм нисбәтеннән, бу препаратны эретеп сибәргә ярый. 

7-8 чын яфрагы үсеп чыккан борычларны комплекслы минераль ашлама белән тукландыру отышлы. Дозасы –кабында төгәл күрсәтелгән. Соңгы елларда “Агромастер” фирмасы эшләп чыгарган биогумуслы табигый ашламалар сатуга чыкты. Аларны куллану уңайлы, безнең сәламәтлеккә, туфракка зыян салмый. 

Үсемлекләрне түтәлгә чыгарып утырту алдыннан яфракларына “Циркон” препараты бөркеп, стресстан саклап калып була. Шәхсән үзем җәйнең беренче яртысында борычларның яшел массасы көчле булсын өчен, кычыткан, чүпрә ачыткылары, бакта ачытылган комплекслы ашламалар белән тукландырам, чәчәк ата башлагач, составында бор, йод булган микроэлементлар, “Завязь” препараты бөрким, уңыш бирү стадиясенә кергәч, көл суы, бу культура өчен махсус эшләп чыгарылган “Агрикола для перцев, баклажанов, томатов” белән ашлыйм. Борычларны түтәлгә күчереп утыртканда, төпләренә кашыклап йомырка кабыгы порошогы, сөяк, балык оны, суперфосфат, кушучлап черемә, салып калдыру отышлы. Кайберәүләр учлап иске мендәр мамыгы салып калдыруны хуплый. 

Көннәр җылыта башлагач, тәрәзә төбендәге борыч үсентеләрен әүвәлеге мәлдә форточканы ачып, бүлмә температурасын беркадәр төшереп, аннан соң балконга алып чыгып чыныктырабыз.

Шәхсән үзем үсентеләрне бакчага алып баргач, түтәлгә күчереп утыртканчы, теплицага кертеп куеп, атна-ун көн дәвамында яңа урынга җайлаштырам, кояш нурларына, ябык грунтның тәүлек дәвамында кискен үзгәрүчән микроклиматына ияләштерәм. Сугарганда, җылы суга үзем әзерләгән “Бессараб эремәсе” кушып сибеп, корткычлардан, чирләрдән саклыйм.

Хәмидә Гарипова,
Казан.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading